Accessibility links

Татарстанда Укытучы елы башланды


Президент Шәймиев тантанада балалар бакчасында, башлангыч мәктәпләрдә татар теленә зур игътибар итәргә кирәклеген белдергән. Ата-аналар да бу эштә читтә калмаса иде дигән.

Татарстанда Укытучы елын ачу тантанасыннан күңелләребез күтәрелеп чыкты, дип белдерә Диләрә Ганиева. Ул Кукмара районы мәгариф бүлегенең мәгълүмати методик үзәк җитәкчесе. Бигрәк тә, әлеге чарада катнашкан татар теле укытучыларының, татар мәктәпләре вәкилләренең күңеленә президентның “Киләчәк” дип аталган стратегия турындагы сүзләре хуш килгән.

“Дәүләт теле буларак татар телен өйрәтүгә игътибарны юнәлтергә җыенганын әйтте. Безнең Татарстанда “Киләчәк” дип аталган стратегия кабул ителә. Бу эштә Русия академиясеннән дә белгечләр катнашуын әйтте. Бу программаны бөтен Русия көтә һәм анда иң беренче чиратта туган телгә мөнәсәбәт юнәлешен алга куеп эшләргә кирәк, диде. Бигрәк тә, балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәптә бу мәсьәләгә зур җаваплылык белән килеп, тиешле таләпләрне уйлап табып, күрәсең, әлегә алар эшләнә, 2010ның яңа уку елы башында менә шушы туган телне дәүләт теле буларак өйрәткән укытучыларның игътибар үзәгендә булачагын, аларга зур ярдәм булачагын белдерде”, ди Ганиева.

Тантанада катнашканнар алдында Шәймиев бу эштә гаиләгә, әти-әниләргә дә зур җаваплылык өстәлгәнен, аларның да актив катнашуы кирәклеген әйткән.

“Көчтән нәрсә килә, шуның барсын да эшләячәкбез, әмма иң төп юнәлеше һәм иң беренче чиратта, дип мәгариф министрына карап әйтте, 2010 елда әлеге программаның бөтен таләпләре эшләнеп бетергә һәм безнең балаларыбыз ике телне дә камил белергә тиеш һәм без моңа ирешәчәкбез диде”, дип белдерә Ганиева.

Татарстанда Укытучы елы бер ел белән генә төгәлләнмәячәк. Бу эш 2011-дә ата-аналар (Год родителей) елы булып та дәвам итәргә мөмкин.

Һәркемнең беренче укытучысы, һәркемнең яраткан укытучысы бар. Кайда гына эшләмәсен, кем генә булмасын ул аларны еш искә ала. Укытучы елын тантаналы ачкан вакытта укытучыларга сүздә генә түгел, ә чынлыкта да зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясалды.

Укытучы елын ачу тантанасында катнашкан Русия мәгариф федераль агентлыгы башлыгының урынбасары Евгений Бутко Татарстанда мәгариф өлкәсендә эшләрнең эзлекле баруын билгеләп үткән.
XS
SM
MD
LG