Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазин эше тукталдымы?


15 гыйнварда Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинның кассация мөрәҗәгатен кире кагып, Киров районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды. Аның каравы Мәскәү аналитигы Яна Амелина әлеге мәсьәләнең ябылмавын һәм Мәскәүдә зур шау-шу куптарачагын фаразлый.

Югары мәхкәмә вәкиле сүзләренчә алдагы 21 аен Мортазин Мамадышта сөргендә үткәрәчәк.

Әмма Мортазин гаебен танымый һәм үзенең нахакка кулга алынуын әйтә. Моннан тыш ул мәхкәмәгә карата ышануы бетүен белдерде.

Мортазин республика хакимиятенә каршы көрәш башлап, мәңге Татарстан халкы күңеленә кереп калырга тырышса да, җәмәгатьчелек шәт аның турында инде оныта башлаган иде инде. Әмма аның язмышы Мәскәүләрне, төгәлрәк әйткәндә, андагы кеше хокукларын яклаучы оешмаларны, төрле сәяси экспертларны борчый.

Казан кирмәне Мортазиннан сәясәт кешесе ясады

14 гыйнварда Казанда узган “Татарстан 2009” симпозиумы барышында Мортазин эше Мәскәүнең милли стратегия институты эксперт-аналитигы Яна Амелина тарафыннан тикшерелде.

Аның фикеренчә, халык Мортазинга хакимият тарафыннан изелгән журналист буларак караса да, чынлыкта ул сәяси уенчы. “Ул беркемнең дә исемен пычратмады, милләтара нәфрәт уятмады, бары тик фантастик фаразлар язды. Ә хикәя язган өчен кеше кулга алынырга тиеш түгел”, ди Амелина.
Яна Амелина

“Казан кирмәнендә утыручылар үз куллары белән Мортазиннан сәясәт кешесе ясады. Ни өчен? Бу сорау ачык кала. Әле җинаять эше кузгатылганчы, Мортазин бер әңгәмәсендә “мин бу китапны Казан кирмәне өчен түгел, ә эчемдәгене бушатыр өчен яздым. Мин дә заманында Шәймиевне олылауда катнаштым. Әмма хәзер бу эшләрем өчен үкенәм” диде. Әмма Татарстан хакимияте китапны Мортазинның үкенүләре буларак кабул итмәде. Бу үз чиратында кирмәндә утыручыларның фикер йөртү ягыннан зәгыйф булуын күрсәтә", ди Амелина.

Татарстан республикасы президентының эчке сәясәт алып бару идарәсенең бүлек җитәкчесе Роман Биляков Мәскәү аналитигы белән сүзгә килде.

“Бу сөйләшү мәгънәсез. Проблеманың асылы нидә соң? Җинаять кодексының 282нче мәддәсе. Бөтен Русиядә бу мәддә буенча күп кенә кеше төрмәдә утыра. Мәсәлән Чуашстанда КПРФ фиркасе сәркатибе Горбуновны, 2 ел ярымга төрмәгә утырттылар. Аннан “президент Федоровны иректә калдыр” дип яхшы итеп сорадылар. Аңламады, хәзер утыра. Мәхкәмә бит журналистны да, сәясәтчене дә түгел, ә гади гражданнарны хөкем итә. Шуңа күрә, Мортазин да үзенә тиешле җәзаны алды”, ди Беляков.

Амелина аның белән бәхәсне дәвам итәргә теләмәде.

Мәскәү Мортазин белән кызыксына

Симпозиум узган көнне Татарстан Югары мәхкәмәсенең Мортазин кассациясен кире кагачагы билгеле түгел иде. Алай Амелина бу эшнең өметсез икәнен фаразлады.

“Башта бөтен кеше, хакимият Мортзанны бераз куркытыр да, шартлы җәза гына бирер дип көтте. Әмма бу уенның җитди икәне билгеле булды. Шуңа күрә Татарстан дәрәҗәсендә әлеге эшне нинди генә мәхкәмә карамасын, нәтиҗә үзгәрмәс дип уйлыйм. Әлеге эш Русия югары мәхкәмәсендә тикшерелгәндә генә уңышка өметләнергә мөмкин. Мәскәүдә исә Мортазин эше белән бик кызыксыналар. Мортазин темасына багышлап күп кенә мәгълүмат чараларында язмалар да, кеше хокукларын яклаучы үзәкләрнең Дума депутатларына мөрәҗәгатьләре дә әзер. Алар әлегә Татарстан югары мәхкәмәсенең мәсьәләне ничек хәл итәчәген көтә, шуңа күрә дәшми. Әмма бу мәсьәлә әле тиз генә чишелмәячәк, ил күләмендә Мортазин темасы зур резонанс тудырачак”, ди Амелина.

Сәяси даирәдә аналитиклар һәм сәясәтчеләр арасында Мортазин язмышы турында уйланулар булса да, “Вечерняя Казань” газеты гаепләнүченең СИЗОда ничек көн күрүен яза. Мортазинның хәлләрен алар, аның тормыш иптәше Ләйсән Ситдиковадан сорашкан. Аның сүзләренчә, Ирек хәзергә бер бүлмәдә тагын биш кеше белән бергә утыра. Алар белән уртак тел табып кына калмаган, кайберләренә кассация мөрәҗәгатен язарга ярдәм итеп, юридик киңәшләр бирә һәм бик күп китап укый икән.

Алай да Мортазин эше туктадымы, юкмы? Бу сорауга Мәскәү вәкиленең һәм Татарстан җитәкчелегенең җавабы төрле. Яна Амелина эш дәвамлы ди. Югары мәхкәмә вәкиле исә, югарырак мәхкәмәләргә шикаять белдергән очракта да гаепләнүче эшенең уңышлы тәмамланмаячагын әйтә.
XS
SM
MD
LG