Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин” 6 миллион еврога Романия футболчысы Адриан Мутуны сатып алмакчы


Казан – Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Казанның “Рубин” такымы 6 миллион еврога Романия футболчысы Адриан Мутуны сатып алырга җыена.

31 яшьлек Муту хәзер Италиянең “Фиорентина” такымында уйный. Берничә ел элек Италия җыелмаыснда да уйнап алды.

Моңа кадәр “Челси”, “Ювентус”, “Интер” такымнарында уйнаган Муту дөньяда иң өметле яшь футболчыларның берсе санала иде.

Ләкин соңрак, аның кокаин белән мавыгуы ачыклангач, ул озак вакытка уеннардан читләтелде.

Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, “Рубин”нан тыш, бу уенчыны тагын Төркиянең “Галатасарай” һәм Украинаның “Шахтер” такымнары сатып алу теләген белдергән.
XS
SM
MD
LG