Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович Тимошенкодан 11 процентка күбрәк тавыш казанды


Беренче мәгълүматларга караганда, Украинада президент сайлауларында беренче турда Виктор Янукович 35,76% җыйган, Юлия Тимошенко өчен 24,72% сайлаучы тавыш бирелгән. Әлегә бюллетеньнәрнең 80% сайланган. Бу хакта илнең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Шаповал белдерде.

Сәясәт күзәтүчеләре, Янукович һәм Тимошенко икенче турда көрәшәчәк, дип фаразлый .

Өченче урында - Сергей Тигипко. Ул 13,05% тавыш казанган. Югары Раданың элекке рәисе Виктор Яценюкка 6,96% сайлаучы хуплау белдергән.

Хәзерге президент Виктор Ющенко өчен 5,33% сайлаучы тавыш биргән.

Ил җитәкчесе урынына барлыгы 18 намзәт дәгъвә итте.
XS
SM
MD
LG