Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлар һәм диссидентлар арасында


Заманында мәхкәмә эшләреннән башы чыкмаган “Звезда Поволжья” басмасының 500нче саны чыкты. Газета хуҗасы Рәшит Әхмәтов “10 елда 40 мәхкәмә эшендә катнашырга туры килде”, ди.

Казанның кеше хокукларын яклаучылар, 2009 ел ахыры Татарстанда демократиянең кысылуы белән искә кереп калачак ди. Журналист Ирек Мортазинның сөргенгә җибәрелүе, “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдинне ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, “Милли Мәҗлес” рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата җинаять эше кузгатылуы моңа дәлил. Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, Муса Җәлил исемен пычраткан өчен “Мирас” журналы редакциясенә карата да җинаять эше кузгатылырга тора.

Заманында күпләр “Звезда Поволжья” басмасына да шундый язмыш юрады. Аның каравы, мәхкәмә эшләреннән башы чыкмаган бу газета инде 10 ел чыгып килә. Шушы көннәрдә басма редакциясе 500нче сан чыгуны бәйрәм итте.

10 елда 40 мәхкәмә эше

Басманың баш мөхәррире һәм хуҗасы Рәшит Әхмәтов, 10 ел дәверендә 40 мәхкәмә эше ачылып, газеты күп тапкыр ябарга теләделәр, ди. Әмма иң авыр вакытлардан ул “Татмедиа” агентлыгы белән булган каршылыкларны искә ала.

“Биш ел элек “Татмедиа” агентлыгы белән каршылыклар булды. Мәгълүмат чараларында сүз иреген кысу өчен без бу агентлыкны еш кына тәнкыйтьләп килдек. Ул заманда республикада чыккан матбугатта тәнкыйть һәм объективлык бик аз иде. Күп кенә басма хакимияткә ялагайланып, аларны яклап эш алып барды. Агентлык башлыгы Марат Моратов берничә йөз мең сум акча сорап, безнең белән мәхкәмәләште. Мәхкәмә утырышлары бик авырлык белән барды. Әмма көчләр төрле булуга карамастан җиңә алдык.

Шулай ук Башкортстан вәкилләре дә берничә тапкыр безнең белән мәхкәмәләште. Аларга без 40 мең сум штраф түләргә мәҗбүр булдык. “Россвязьнадзор” идарәсе еш кына безнең эшләрне күзәтеп бара. Әмма кем белән генә, нинди генә бәхәскә керсәк тә бик каты бәрелергә тырышмыйбыз. Чөнки ул очракта газетаны ябып куярга мөмкиннәр”, ди Әхмәтов.

“Звезда Поволжья” аз бюджетлы басма. Аның бердәнбер хуҗасы, гамәлгә куючысы Рәшит Әхмәтов. Шуңа да басма беркемгә дә буйсынмый, үзе тапкан акчага көн күрә. Әхмәтов фикеренчә, төп финанс чыганаклар 4000 данәлек тираж һәм көндәлек сатулар. Кайбер очракта укучылар ярдәм итә, ди ул.

Хакимият һәм оппозициянең очрашу мәйданы

Белгечләр, “Звезда Повольжя”ны хакимият һәм оппозициянең очрашу мәйданы, ди. Әхмәтов исә, “газетны аз кеше укыса да, иң мөһиме алар җәмгыятьнең акыллы катламы” ди.

“Газетны Татарстанда гына түгел, ә Русия һәм чит илләрдә дә яратып укыйлар. Күп кенә укучыларның басманы яздырып алып Казакъстан, Урта Азия, Азәрбайҗан, Төркиягә җибәрүләре дә билгеле. Ике йөзләп данә Мәскәү түрәләренә җибәрелә. Мәсәлән, Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның, хәтта Владимир Жириновскийга ай саен безнең газетны биреп баруы билгеле. Кайбер югары уку йортларында, Думада, оешмаларда безнең газетларны һәрдаим анализлап торалар”, ди Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, бүген басманың атнага бер генә чыгуы сәбәпле күп кенә темаларны читләтеп узарга туры килә. Спорт, мәдәният, бизнес, профсоюзлар темасына игътибар җитми. Ничек кенә булмасын Әхмәтов үзен, Европага йөз тоткан, Америка демократиясен таныган шәхес буларак бәяли. Шуңа ул үз газетының да төп максатын - Татарстан бәйсезлеген һәм кеше иреклеген яклаудан күрә.
XS
SM
MD
LG