Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитидә исән калган кешеләрне эзләү дәвам итә


Һаитидә булган каты җир тетрәүдән соң исән калган кешеләрне эзләү дәвам итә. 70 мең кеше җирләнгән. Һаитигә җибәрелгән АКШ гаскәрләре җитәкчесе, үлүчеләр саны 200 меңгә җитәргә мөмкин, дип саный.

Якшәмбе көнне Һаитинең аеруча зыян күргән районнарында БМО Генераль Секретаре булды. Ул бу җир тетрәүне соңгы дистә елда иң зур һәлакәт дип атады. Пан Ги Моон Һаитигә һуманитар ярдәмне җиткерүне тизләтергә вәгъдә итте.

БМО мәгълүматларына караганда һуманитар ярдәмгә ике миллионга якын кеше мөхтаҗ.
XS
SM
MD
LG