Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзай: Кабулда тәртип урнашты


Әфганстан башкаласы Кабулда тәртип торгызылган, дип хәбәр итте ил президенты Хәмид Карзай.

Бүген сугышчылар берничә бинага, шул исәптән дәүләт оешмаларына да һөҗүм итте.

Берничә шартлау һәм атышлар нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды, шул исәптән 4 сугышчы да үтерелде. 40 якын кеше яраланды. Бу мәгълүматларны Эчке эшләр министрлыгы китерде.

Һөҗүмнәр өчен җәваплылыкны Талибан хәрәкәте үз өстенә алды. Шушы хәрәкәт вәкилләре һөҗүмнәрдә 40 кеше катнашты, дип белдерде. Бүген Кабулда яңа хөкүмәт вазыйфага керешергә тиеш иде.

XS
SM
MD
LG