Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры һәм милләт: кем-кемгә?


Галиәсгар Камал театры нинди юлдан бара? Татар милләтенең бүгенге хәлен, киләчәген күрсәтергә, халыкны милли мәсьәгә җәлеп итәргә тиешме, я булмаса сәнгати якка гына басым ясау дөресме? Яңа гына куелган “Курчак туе” спектакле татар тамашачысыны елатты да, уйландырды да. Күпләр бу әсәрне татар милләтенә янаган бетү куркынычы турында дип белдерә.

Саша Долгов. Татар иҗтимагый үзәге бинасында һәр сишәмбе көнне “Азатлык” татар яшьләре берлегенең “Фикер” дискуссия клубы эшләп килә. “Фикер” клубында сәясәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, язучылар белән очрашулар оештырыла. Бирегә татар яшьләре җыела. Шундый очрашуларның берсе Камал театры артистлары, җитәкчеләре белән оештырылды. Асылда сүз татар театры һәм милләт язмышы турында барды.

Бүген татар театры кая таба бара, татар театры татар милләтенә ярдәм итә аламы? Ул сәясәтчеләрне уздырып эш йөртә аламы дигән сорауларга җавап эзләнде. Мансур Гыйләҗевнең яңа гына сәхнәгә куелган “Курчак туе” спектакле турында да фикер алышу булды.
Сөйләшүдә Камал театры мөдире Шамил Закиров, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров катнашты. Әзһәр Шакиров Камал театрның иң өлкән артистларының берсе.
Уңнан сулга: Әзһәр Шакиров, Фәрит Бикчәнтәев, Шамил Закиров


Әзһәр абый, сез илле елга якын татар сәхнәсендә уйныйсыз. Әйтегез әле, татар театрына милләт язмышы тәэсир итә аламы? Халыкта милли үзаң тәрбияләүдә аның роле нинди?

Әзһәр Шакиров.
Милләтнең фаҗигасен ача торган жанр – трагедия. Трагедия кешеләр язмышында гына түгел, ул бөтен милләтнең язмышын ача торган баскыч. Бу нәрсә дигән сүз? Әгәр дә безнең милләтнең фаҗигасен ача торган трагедияне халыкка күрсәткән булсалар, ул бөтенләй икенче халык булыр иде. Ни өчен күрсәтмәделәр? Чөнки безнең фаҗигабез үзебездә генә түгел, ул тышкы яктан да уралган фаҗига.Бу нәрсә дигән сүз? Безне басып, изеп килгән милләтнең, ничек безне юкка чыгарырга теләгәнен бөтен милли аң белән үскәнен аңлата белә торган театр булса, әлбәттә, бер баскыч булыр иде.

Һәрбер жанрның үз миссиясе бар. Бездә комедия, сатира жанры бик көчле. Әлбәттә, алар милләтне үстерер өчен кулланыла. Ә музыкаль жанрга игътибар итсәгез, бездәге биеклеккә ирешкән жанр бик сирәк. Чөнки Тинчуринның, Сәйдәшевнең музыкаль драманы сәхнәгә күтәрүе – иң зур биеклекләрнең берсе. Монда драма жанры белән музыка тәңгәл күтәрүе ята. Бу безнең сәнгатебездәге иң зур алга китешләрнең берсе.

Соңгы вакытта фаҗигале язмышны ача торган, милләтнең бөтен фаҗигасен күтәрә торган әсәрләр булмавы милләтнең аңын томалап тора. Ул ни өчен дөньяда яшәргә тиеш дигән фикерне күтәрә алмый.
Әзһәр Шакиров


Ә сәясәткә килгәндә, нәрсә ул сәясәт? Сәясәт дигән сүз милләтеңнең бүгенге язмыш өчен җавап бирү дигән сүз. Ни өчен милли аң түбән булган бездә? Без татарлар укымышлы кешеләр булган дип әйтеп кыланабыз. Ләкин мәдрәсә-мәчетләрдә дә 18-19 гасырларда халыкка: сезне Алла тигез итеп яратты дип, кемнән куркасыз дип әйтелмәгән. Ни өчен без урыстан куркырга тиеш? Дин бит шулай аңлатырга тиеш: сине Ходай ирек итеп яраткан, ничек син урыстан куркырга мөмкин? Милли аң безгә әни сөте белән кермәгән. Туганда ук: балалар, сезне бу тормыш төрле яктан урап алган, шушы тормышны җиңеп чыгар өчен милли аңны үстерегез дип әйтергә тиешләр.

Саша Долгов. Әзһәр абый монда җитәкчеләрне дә, режиссерларны да, драматургларны да тәнкыйтьләп китте. Шамил абый, сез Камал театрында 25 ел буе мөдир булып эшлисез. Сезнеңчә, Әзһәр абыйның сүзләрендә хаклык бармы?

Шамил Закиров. Мин Әзһәр әфәнденең сүзләре белән өлешчә килешәм дә, килешмим дә. Театр һәрвакыт заманга тиң булып яшәргә тырышты. Әгәр дә без “Идегәй” спектакле турында онытсак, “Телсез күке” спектаклен яңадан искә алмасак, хаклы булмабыз. Әзһәр Шакиров югары сәнгать турында сүз алып бара. Ләкин театрның көндәлек эшендә милли темасына, милләт язмышы темасына багышланган спектакльләр күп булды һәм һаман баралар. Исхакый әсәре буенча быел гына “Курчак туе” спектакле чыкты. Бу үзебезнең тарихыбызга кайту, тарихыбыз турында уйлану. Барысы да иҗат кешеләре тарафыннан эшләнә. Театр әдәбиятыбыз башка жанрлары белән бергә кулга-кул тотышып милләт язмышы турында кайгырта.

Ләкин Әзһәр Шакировның театрны гаепләве берьяктан урынлы булса, икенче яктан урынсыз да. Мәсәлән, туксанынчы елларда сез үзегез “Кишер басыу” спектаклендә уйнадыгыз. Ул милләт язмышы турында түгел идеме?

Шамил Закиров
Сәнгатебезнең башка әһелләре дә театрыбыз кебек эшләсә мондый кыен хәлдә калмаган булыр идек. Театр белән бер тигез дәрәҗәдә безнең башка иҗат кешеләребез эшләмиләр, сәнгать кешеләребез аз эшлиләр. Минемчә, бу вакытлыча артка чигенү. Әле без яңадан үзебезнең позицияләргә чыгарбыз. Соңгы елларда яшьләр арасында активлык көчәйде.

Саша Долгов. Фәрит Бикчәнтәев 2002 елдан алып Камал театрында баш режиссер. Фәрит әфәнде, кайбер тәнкыйтьчеләр сезне татарлыктан читләште дип тә әйтәләр. Сезнеңчә бүген Камал театрның кыйбласы кай тарафка юнәлгән?

Фәрит Бикчәнтәев. Минемчә, Камал театрның кыйбласы шул ук урында. Кыйбла турында әйткәндә, мин хыялый кеше булсам да, барыбер сезне җиргә төшермәкче булам. Минемчә театр, гомумән сәнгать әллә ни күп эшли алмый. Шуңа күрә сәясәттән күп нәрсә тора. Еш кына Шамил абый белән бәхәсләшәбез. Мин күбрәк сәнгатькә басым ясамакчы булам, ә Шамил абый күбрәк театр – ул спектакль генә түгел, милләт турында уйларга кирәк дип әйтә. Шуңа күрә бинада без спектакльләр генә күрсәтмибез, безнең сәхнәдә татар җырчылары да чыгыш ясыйлар.

Әзһәр абый әйтте, иң югарылыкта Сәйдәш белән Тинчурин. Шулайдыр, әлбәттә. Ләкин ул жанр 20-30-нчы елларда ни өчен килеп чыкты? Ул заманда татарларны кыса башладылар. Аның әдәбиятен дә кисә башладылар. Музыкаль жанр нәрсәне аңлата? Музыка аша, җыр аша халыкның күңеленә тизрәк җитеп була, чөнки ул җиңел жанр. Сәйдәш белән Тинчурин шундый авыр вакытта шул юлны эзләп таптылар – “Зәңгәр шәлне” тудырдылар. Ул вакытта фикер йөртү тыелган иде, сәясәт шулай корылды. Театр бернәрсәне дә үзгәртә алмады. Совет заманында качып булса да, түрәләргә баш ияргә тырыша-тырыша барыбер үзебезнекен алып барырга тырыштык.

Хәзерге заманда күп кенә милли театрлар урысча уйнауга күчте. Театр сәнгате бернәрсәне дә үзгәртә алмый. Камал театры – төртүче. Җиденче ел без “Яңа татар пьесасы” конкурсын уздырабыз. Ләкин безне барыбер күп тәнкыйтьлиләр. Шуңа күрә театрның бүгенге хәле, бер яктан, яхшы. Тамашачы белән элемтәне өзмәдек. Ләкин шул ук вакытта икеләтә көрәш алып барабыз. Бер яктан, үзебезнекеләр. Икенче яктан, аңлыйсыздыр...

Саша Долгов. Галиәскәр Камал театры узган ел ахырында Мансур Гыйләҗевнең “Курчак туе” спектаклен тамашачыларга күрсәтте. Гыйләҗев “Курчак туен” Гаяз Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”, “200 елдан соң инкыйраз” әсәре нигезендә иҗат иткән. “Курчак туенда” татар милләтенә бетү куркынычы искәртелә. Әсәрне сәхнәгә Фәрит Бикчәнтәев куйды.
Фәрит Бикчәнтәев


Фәрит әфәнде, әсәрнең баш герое, татар кызы Камәр, фахишә дә булып йөри, йогышлы авырту да ияртә. Күпләр аның Оренбургтан качып чыгып китүен үлемгә таба бару дип әйтәләр. Әгәр дә Камәр башка юл белән киткән булса, ул әле исән дә калган булыр иде дип әйтүчеләр дә бар.

Фәрит Бикчәнтәев. Камәр – ул безгә таныш, күнегелгән татар кызы образы түгел. Аның үз позициясе бар. Минемчә, аның гаебе юк. Аның теләге – кемне тели шуны ярату иде. Ләкин теләге тормышка ашмады. Ул бернәрсәгә дә карамыйча үзенчә яшәргә теләгән иде. Башта Камәр ниндидер зур хата ясады. Үзенә охшатып курчакны ясарга кирәкми иде. Бөтен фаҗига шуннан башлана.

Саша Долгов. Әзһәр абый, сез бу спектакльдә Сәлимбай ролен уйныйсыз. Башта сезне бу рольдән баш тарткан дип әйткәннәр иде.

Әзһәр Шакиров.
Без өйрәнгәнбез, татар байлары мәчетләр, мәдрәсәләр салган, газет-журналлар чыгарганнар. Шул байларны мактап бернинди спектакль куелмады. Татар бае комсыз, әшәке генә булганмы? Я ул гарип, я аксак, я күзсез. Ә китаплар чыкты бит, нинди кешеләр булган! Хәзерге байлар зәкәтләрен бирсәләр иде, мәдрәсәләр, татар мәктәпләрен ачсалар иде. Бай чагында кеше бер, ә байлыгы бетсә, кешегә әйләнгәне күрү тамашачыга, әлбәттә, вакыйга һәм үсеш була. Күрәсез, безнең эштә буйсынмау мөмкин түгел. Бу спектакльгә мин рәхмәтлемен. Фикер яктан үзгәртү көчлерәк булды. Шаблоннан киттек. Сәнгатьтә иң зур осталык – кабатланмау.
XS
SM
MD
LG