Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бабуровлар: “Кызыбыз үлгәнче белми идек”


Мәскәү адвокаты Станислав Маркелов һәм журналист Ананстасия Бабурованың үлеменә 12 ай дигәндә, аларның туганнары һәм дуслары Русия җитәкчеләрен үтәмилләтчеләр хәрәкәте үсешенә каршы чаралар күрергә чакыра. Антифашистлар 19-нчы комитет оештырды.

Нәкъ бер ел элек хокукчы Станислав Маркелов Мәскәүнең үзәк урамында атып үтерелгән иде. Аның белән бергә булган, яшь журналист Анастасия Бабурова шул һөҗүм вакытында яраланып соңрак хастаханәдә үлде.

Маркелов Чечнядагы хәрби җинаятьләрдә зыян күргәннәрне яклаучы адвокат иде. Шулай ук ул Русиядә үтәмилләтчеләргә каршы булучы кешеләрне яклауда катнашты.

Адвокат Чечняда 18 яшьлек Эльза Кунгаеваны үтергән Русия армиясе полковнигы Будановның төрмәдән вакытыннан иртәрәк чыгуы уңаеннан узган матбугат очрашуыннан соң үтерелде. Маркелов Кунгаевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен яклый иде.

Анастасия Бабурова “Новая газета” оппозицион газетада штаттан тыш хәбәрче булып эшләр өчен Мәскәүгә Украинаның Акмәчет шәһәреннән килде. Һәм ул әле генә үз һөнәри эшчәнлеген башлап килүче яшь журналист иде.

Аның әти-әнисе Эдуард һәм Лариса Бабурова баштарак кызларының нәкъ Маркелов янында булганга ялгыш үтерелгән корбан дип уйлаган. Бер елдан соң алар инде башкачарак фикердә тора.

“Кызыбыз үлгәнче без бөтенләй Русиядә нәрсә барганын белми идек. Аны үтерүдән соң без күбрәк кызыксына башладык һәм фашизмның шулкадәр үсешенә исебез китеп куркып калдык. Безнең карашка бу инде “бәйдән ычкынган” һәм хакимият берни дә эшли алмый. Фашизм идеологиясе тамырдан өскә кадәр үрмәләгән. Аларның вәкилләре инде дәүләт оешмаларында да, Дәүләт Думасында да, бөтен җирдә бар”, ди Эдуард Бабуров.

30 ноябрь көнне кызларының 26 яшьлегенә Бабуровлар “Новая газета”да мөрәҗәгать бастырды. Анда Русиядә фашизмның тамыр җәю әйтелә һәм алар хакимиятне бу проблеманы танырга чакыра.

Әлеге хатта шулай ук үтәмилләтчеләргә каршы көрәш нәтиҗәсендә үтерелгән кешеләр исеме дә китерелә. Шуларның берсе, иң танылган антифашистларның берсе - Иван Хуторский 16 ноябрь көнне үзе яши торган өй подъездында атып үтерелде.

Настядан хушлашу хаты


Бабуровлар “Азатлык” радиосына белдерүләренчә, аларның кызларына һәм Маркеловка 19 гыйнварга кадәр фашистлар янаган булганнар. Чөнки Анастасия әти-әнисенә хушлашу хаты да язып җибәрә.

“Алар бу куркынычны сизделәр. Моның нәрсә белән тәмамланырга мөмкинлеген белделәр. 13 гыйнвар көнне Настя безгә хушлашу хаты язды. Шулай килеп чыкты, без аны 15-е генә укый алдык. Мин укыдым да аптырап калдым, нишләргә дә белмәдем. Икенче хатын ул ничектер алдагы хаты өчен уңайсызланган кебегрәк язган иде. Күрәсең аңа каты янаган булганнар. Ә аннары бер көн узып берни булмагач ул инде уңайсызланган. Һәм 19 гыйнвар көнне шушы үлем”, ди Лариса Бабурова.

Маркелов һәм Настя Бабурованы үтерүдә шикләнүчеләр дип Никита Тихонов һәм Евгения Хасис кулга алынды. Тихонов үзенең үтәмилләтчел карашлары белән билгеле һәм элек инде бер антифашистны үтерү эше нигезендә дә шикләнүчеләр исемлегендә булган.

Тихонов башта үтерүен таныды, әмма соңрак “моны басым астында эшләдем” дип кире какты.

19-нчы комитет

Әлеге үлемнән соң, “19-нчы гыйнвар комитеты” дип исемләнгән антифашистлар оешмасы барлыкка килде. Әлеге төркем сишәмбе кичен Мәскәү үзәгендә “нацистлар террорына” каршы дип ике чара уздыра.

Баштарак Мәскәү хөкүмәте митинг уздыруга рөхсәт бирмәгән иде. Әмма соңрак бу хәл ителде. Ике чарада катнашучыларны да милиция озатып барачак. Шулай ук сәяси шигарьләр әйтү тыела.

Чараны оештыручылар музыкант Андрей Макаревич һәм язучы Борис Стругацких дигән танылган кешеләрдән дә яклау тапканын әйтә.

19-нчы комитет “Русский образ” үтәмилләтчеләр оешмасыннан аермалы буларак, митинг оештыруда авырлыклар кичерә. Узган елны “Русский образ” Кремль янында 2 мең кеше катнашлыгында зур чара уздырды.

Дәүләткә каршы террор


Сова” дип аталган мәгълүмат аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары Галина Кожевникова сүзләренчә, җәмгыять үтәуңчылардан янаган куркынычны аңлый башлады. 2009 елны милләтара нәфрәт нигезендә үтерүләр аннан алдагы белән чагыштырганда кимеде.

Шулай да Кожевникова экстремистик төркемнәрнең элеккечә көчле булып калуын һәм үсеш алуын әйтә
“Эш шунда ки, үтәуңчылар ачыктан-ачык дәүләтка каршы террорга күчә. Аларның максаты булып илдәге гомум хәлләрне какшату, паника тудыру тора. Шуның аркылы алар хәрби фетнә оештырырга өметләнә”, ди ул.

Кожевникова әйтүенчә, бу террор дәүләт оешмаларына гына һөҗүмне истә тотмый. Шулай ук ксенофобиягә каршы көрәшкән җәмәгать кешеләрен куркыту, үтерүне үз эченә ала.

“Бабурова белән Маркелов элекке еллардагы корбаннарның чираттагысы иде. Узган елны бик күп янаулар булды. Шулай ук безгә дә янадылар”, ди Кожевникова.
XS
SM
MD
LG