Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон интернетны ирекле итәргә чакырды


Клинтон Вашингтонның журналистика музеенда интернетта сүз ирекле турында чыгыш ясый
Клинтон Вашингтонның журналистика музеенда интернетта сүз ирекле турында чыгыш ясый

Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон интернетта сүз иреклегенә багышланган чыгыш ясады. Ул кайбер илләрнең интернетта чикләүләр кертү тырышлыгына кискен тәнкыйть белдерде.

Бу чыгышны нәкъ менә хәзер ясарга этәргән төп сәбәп – Кушма Штатларда урнашкан Google ширкәте белән Кытай хөкүмәте арасында барган тарткалашу дип уйларга кирәк.

Узган атна Google ширкәте Кытай ягыннан хакер һөҗүмнәр булуы турында хәбәр итте һәм интернетка цензура кертү тырышлыгы тукталмаса, бу илдән китү ниятен белдерде.

Google vs. Кытай


Интернетта эзләү хезмәте тәкъдим итүче Google ширкәте Кытайга 5 ел элек килгән иде. Котырып үсүче Кытай базарына тизрәк үтеп керергә теләгән ширкәт ул чакта күпмедер күләмдә цензурага ризалык бирде.

Google вәкилләре әйтүенә караганда, хакерлар эзләү програмының кодларын ватып, Кытай хокук яклаучыларының электрон почта тартмаларына үтеп керергә тырышкан. Бу һөҗүмнәр Кытайдагы санаклардан ясалган диелә, гәрчә моның артында Кытай хөкүмәте торуга әлегә дәлил юк.

Кытай рәсмиләре бу низагны киметеп күрсәтергә тырыша. Тышкы эшләр министры Һе Яфей моның сәбәбен Google ширкәтенең Кытай кануннарын үтәргә теләмәве белән аңлатты. Бу низагның АКШ-Кытай мөнәсәбәтләренә бер катышы да юк, диде ул.

Күрәсең, американ ягы мондый аңлатма белән канәгать түгел. Клинтон үзенең чыгышында Кытай ягын бу низагны җентекләп тикшерергә чакырды. Дәүләт департаменты якын арада Кытайга рәсми шикаять белдерергә җыена.

Кытай гына түгел

Вашингтонның журналистика музеенда ясаган бу чыгышында Клинтон Кытай гына түгел, гомумән, интернетта сүз иреклеге, кеше хокуклары кебек киңрәк мәсьәләләргә тукталды.

Заманча технологияне яхшыга да, яманга да борып була, диде ул. Берүк интернет челтәрен иреклек хәрәкәтен оештыру яисә Әл-Каидәнең нәфрәт хисләрен тарату өчен, демократияне үстерү яисә оппозицияне бастыру өчен кулланып була.

Шул ук Кытай кануннарында, “Тяньаньмэнь мәйданы”, “Синҗан мөстәкыйльлеге” турында мәгълүмат эзләү тыелмаган. Мондый гамәлләрне тыю – кеше хокукларын бозу булып тора, диде Клинтон.

Кайбер илләр интернетка керүне чикли, эзләү хезмәтләреннән аерым сүзләрне ала. Моның белән алар кешеләрнең хосусый тормышка хокукын, кеше хокуклары турында декларацияне боза, диде ул.

Мисал итеп Клинтон Үзбәкстан, Тунис, Мысыр, Вьетнам кебек илләрне китерде. Вашингтонның тарафдары саналган Согуд Гарәбстанына да эләкте. Һарвард тикшеренүләренә күрә, бу илдә индуизм, иудаизм, христиан, хәтта ислам диненә багышланган кайбер сәхифәләр тыела, диде ул.

Видео һәм блоглар бүгенге көннең “самиздаты” булып тора, – диде Клинтон. – Интернетта чикләү керткән, мәгълүматка ирешүне чикләгән илләрнең 21 гасырда киләчәге юк.

Кушма Штатлар бердәм интернет өчен, һәркемнең белемгә, яңа фикерләргә тигез хокукы булырга тиеш, диде АКШ дәүләт секретаре.

Клинтон үзенең чыгышында Русияне телгә алмады. Гәрчә интернет белән бәйле җәнҗаллар Русиядә, шул исәптән, Татарстан белән Башкортстанда да арта бара. Бу уңайдан, Башкортстанда уфагубчылар эшен, Татарстанда Ирек Мортазин эшен искә алып була.
XS
SM
MD
LG