Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан полициясе 6 мәет тапты


Пакстан полициясе илнең көньяк Вәзиристан төбәгендә атып үтерелгән 6 кеше мәетен тапты. Әлеге кешеләрнең талибан тарафыннан үтерелгән булуы фараз ителә. Җирле полиция мәетләрнең һәр берсе өстендә хат табылуын белдерде.

Хатта аларның Американ шпионы булуы язылган. Вәзиристан талибан сугышчылары төпләнгән җирләрнең берсе.
XS
SM
MD
LG