Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем киткәне билгеле, ә кем килә?


Атна азагын Татарстан халкы "Шәймиев китә икән" дигән көтелмәгән хәбәрдән айнырга тырышып үткәрде. Бу хәбәр Казанга җомга кичен, ягъни халык ял көннәренә таралгач килеп иреште, ә инде яңа атнаны Татарстанда соңгы 20 елда кичерелмәгән бөтенләй яңа хис белән башлыйлар: Шәймиев мартта китәчәк, аның урынына Миңнеханов киләчәк.

Мөһим хәбәрләрне халыкка җомга кичен чыгару элек-электән килә, ялларны көтеп алган кешенең сәясәт белән кызыксынуы гадәттә бермә-бер кими, ләкин узган җомгада Казанда бу кагыйдә гамәлдә түгел иде - халык телендә бары бер генә хәбәр, "Бабай китә икән" дигәне булды.

Томан тиз таралды...


Шәймиев үзе дә хакимияттән китүе тирәсендә искечә мәгълүмати томан таратуны кирәк санамады, инде шимбә көнне үк Казан Кирмәнендә журналистлар белән очрашу үткәрде һәм шушы гамәленең сәбәпләрен аңлатырга тырышты.

Ул сәбәпләр инде нигездә билгеле, Шәймиев тә, сәясәт белгечләре дә моңа мантыйкый аңлатмалар тәкъдим итте, сәбәпләрнең тирәндәрәк ятканнары вакыт үткәч әле тагын да ачыклана төшәр, ә хәзер инде игътибар әкренләп вариска юнәлә.

Русия президенты Татарстанның яңа җитәкчесе итеп хәзерге премьер-министр Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәргә җыенуын әйтте.

Татарстан башлыгы, татар башлыгы да


Читтәге татарларның шактый өлеше Миңтимер Шәймиевне Татарстан гына түгел, ә бар татарның президенты буларак кабул итте. Шәймиевнең татар мәнфәгатьләре сагында тору-тормавы турында бәхәсләр бертуктамый барса да, аның зур татар дөньясындагы абруен инкяр итеп булмый. Татар Конгрессын оештыру, Казанның меңъеллыгын үткәрү, читтәге милләттәшләр белән араларны ныгыту, Сабан туе бәйрәмнәрен уздыруга булышу - болар барысы да Шәймиев исеме белән бәйле.

Рөстәм Миңнеханов татарлык, татарны һәм Татарстан мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсендә ниндирәк урында тора соң?

Мәгълүм, милләтче Дамир Исхаков сүзләренә караганда, татарлыгы, миллилеге ягыннан Рөстәм Миңнеханов Шәймиевтән бер дә калышмый. "Ул саф татар, татар эчле кеше, бу яктан караганда мин куркыныч күрмим", дип белдерде Исхаков Азатлык радиосына. "Берүк вакытта хәзерге премьерның бер кимчелеге бар, әлбәттә - ул әлегә Шәймиев төсле зур сәяси фигура түгел", ди Исхаков.

Әмма моның да үз өстенлеге була ала - Русиядә хәзер вәзгыять шундый ки, Татарстан җитәкчесенең сәяси фигура булуга караганда, күбрәк икътисад белән шөгылләнүе әһәмиятлерәк булыр кебек. Бу ничә ел дәвам итәр, әйтәсе кыен, әмма хәзерге шартларда Миңнеханов күпкә кулайрак кеше", дип саный Исхаков.

Дәүләтчелекнең икътисадый нигезе нык булырга тиеш


Әгәр дә Татарстан икътисадый өлкәдә дөрес, заманча сәясәт алып бара ала икән, ягъни хәзер һөҗүмнәр арткан дәүләтчелегенең нигезен икътисадый яктан ныгытып куя икән, аны республика буларак бетерү Мәскәү өчен катлаулырак булачак. Нәкъ менә шул яктан караганда Миңнеханов кебек оста менеджерны президент итеп кую отышлы була ала, чөнки дәүләтчелек артында нык икътисадый куәт торырга тиеш, ди Исхаков.

Миңнеханов белән бергә эшләүчеләр дә, аның партнерлары да премьерның ничек эш итүен, катлаулы проблемаларны ничек чишүен нигездә уңай бәяли һәм аның менеджмент өлкәсендә заманча фикерләвенә, яңа технологияләр әһәмиятен аңлавына игътибар итә. Моны хәтта Татарстандагы хәзерге хакимиятне сөеп бетермәүчеләр дә таный.

Фәрукшин: Шәймиев иске чор кешесе, ә Миңнеханов - юк


Президент Шәймиев белән катлаулы мөнәсәбәтләрдә торган, аны кискен тәнкыйтьләгән профессор Мидхәт Фәрукшин дә Мәскәүнең бар намзәтләрдән өстенлекне Рөстәм Миңнехановка бирүне хуплый. "Шәймиев ул үткән чор кешесе иде, аның китүе - яхшы, ә менә Миңнеханов - республикага нәкъ менә хәзер кирәк булган кеше", диде политолог Фәрукшин Азатлык радиосына.

Татарстан җитәкчелеге турында шактый тәйкыйди китап язган Фәрукшин фикеренчә, Миңнехановның бар нәрсәне, теләсә нинди вәзгыятьне дә тиз генә аңлап алу сәләте бар, ул озак-озын сөйләшүне яратмый, аңарда шунда ук чишелеш варианты табыла. "Минемчә, ул Татарстанны да, аның халкын да бүгенге көн таләпләреннән чыгып якларлык кеше", ди Мидхәт Фәрукшин.

"Барыбер министр булам..."

Азатлык форумнарының берсендә Рөстәм Миңнехановның әле мәктәпкә йөргән чагында ук киләчәккә зур максатлар куйганы турында бер мәзәк язылган иде. Имеш, укучыларга инша язырга дип кәгазьләр таратылгач, Татарстанның хәзерге премьеры аны һич яза алмый интегеп утыра-утыра да, дәрес азагына таратылган кәгазь битенә зур итеп "Мин барыбер министр булам!" дип язып куя.

Хәзер инде аның "Мин барыбер татар президенты булам!" дигән язуын табасы иде. Табыла калса - Азатлыкка хәбәр итегез!
XS
SM
MD
LG