Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВИЧлы Изамбаевага энесен тәрбиягә алырга рөхсәт ителде


Казанның Авиатөзелеш район мәхкәмәсе Чабаксарның Калинин районы идарәсенең Светлана Изамбаевага энесен тәрбиягә алырга рөхсәт итмәгән карарын канунсыз дип тапты.

Мәхкәмә, Калинин район идарәсе 15 көн эчендә Светланага энесен тәрбиягә тапшыру документын бирергә тиеш, дип хәл итте.

Светлана анда булган ВИЧ-инфекциясенең балага куркыныч тудырмавы, аның энесен тәрбияли алуын раслар өчен 9 ай буе мәхкәмәләрдә, төрле оешмаларда көрәш алып барды.

10 яшьлек Саша Чуаш республикасында балалар йортында яшәде. Светлана Изамбаевага мәхкәмә эшләрен алып барырга АГОРА хокук яклау оешмасы ярдәм итте.
XS
SM
MD
LG