Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәрәнҗә: ярый-ярамый...


Франция парламентының махсус комиссиясе җәмәгать урыннарында пәрәнҗәне өлешчә тыю тәкъдимен кертте. Монда сүз бары күзләр генә күренеп торган, ягъни бәдәнне һәм битне тулысынча каплаган мөселман киеме турында сүз бара.

Алты ай дәвам иткән бәхәсләрдән соң, җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗә киюне тыю юлларын тикшерер өчен төзелгән махсус комиссия парламентның түбән пулаты депутатларына тикшерү өчен үз хисабын тәкъдим итте.

200 биттән торган әлеге хисапта җәмәгать урыннарында, аерым алганда хастаханәләрдә, мәктәптә, транспортта пәрәнҗәне тыю турында тәкъдим кертелгән.

Әгәр бу документ башта түбән, аннары югары пулатта кабул ителсә, җәмәгать урыннарында мөслимәләр битләре ачып йөрергә тиеш булачак.

Хисапта әйтелгәнчә, әлеге шартны үтәмәү, җәмәгать урынында мөслимәнең гозеренә колак салмауга да китерергә мөмкин. Һәм моның өчен беркем дә җавапка тартылмаячак. Ягъни хатын-кыз бала акчасын алу өчен тулысынча ябык килеш дәүләт оешмасына килсә, аны кире бору ихтималлыгы зур.

Әмма пәрәнҗәдән урамда йөрү тыелмый.

2 меңгә якын мөслимә пәрәнҗәдән йөри

Франциядә Европада иң күп санда мөселманнар яши. Алар 5 миллион тирәсе.

Әмма Франция хакимияте белдерүенчә, барлыгы 1 мең 900 мөслимә генә битен тулысынча каплаган килеш, ягъни пәрәнҗәдән йөри.

Николя Саркози
Әлеге мәсьәлә Франция президенты Николя Саркозиның парламентта ясаган чыгышы вакытында, мөслимәләрнең илдә пәрәнҗә киюенә каршы чыгуыннан соң күтәрелде. Аның сүзләренчә, баштан аякка кадәр каплаган бу кием хатын-кызны социаль тормыштан читләштерә һәм шәхсиятен чикли.

Французларның күпчелеге тыю яклы

Җәмәгатьчелек сораштырулары күрсәткәнчә, күп кенә французлар пәрәнҗәне тыюны яклый. Алар аны ир белән хатын-кыз тигезлеген юкка чыгаручы һәм Франциянең дөньяви карашларына каршы килү сыйфатында кабул итә.

Әмма күп кенә мөселман башлыклары французларның милли үзенчәлеге турында фикер алышулар оештырып, Француз хакимияте җәмәгатьчелектә мөселманнарга карата каршылыкны арттырды дигән фикердә.

Сайлауга кадәр тынлык

Парламентның комиссия тәкъдим иткән хисапны кабул итү-итмәве әлегә мәгълүм түгел.

Мартта узачак төбәк сайлауларына хәтле бу хисап кабул ителмәс дип фаразлана.

2004 елны Франция инде дәүләт мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыйган иде.

Башка илләрдә ничек?

Пәрәнҗә башка Европа илләрендә дә бәхәс уятты.

Британиянең мәгариф министрлыгы, 2007 елны мәктәп җитәкчеләренә яулык киюне тыю мөмкинлеген бирә торган тәртип чыгарды.

Бельгиядә җирле кануннар нигезендә, шулай ук кайбер районнарда хиҗаптан йөрү тыелды.

Әмма әлегә хәтле бер генә Европа иле дә мөселман киемен тулысынча тыюга килгәне юк. Гәрчә бу мәсьәлә кайбер илләрдә тикшерелсә дә.
XS
SM
MD
LG