Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халкым минем" фестивале зәмһәрир суыкта узды


Гыйнвар ахырында Самар өлкәсенең Гали авылында төбәкара "Халкым минем" исемле татар сәнгате фестивале узды. Фестивальгә Самар өлкәсеннән тыш Оренбур, Татарстан сәнгать коллективлары да килгән иде.

Самарның үзеннән “Туган тел” җәмгыяте каршында эшләп килүче “Заман яшьләре” исемле студентлар төркеме катнашты. Яшьләрне бәйгегә җәмгыятьнең шура әгъзасы Фәрһад Мәхмутов алып барды. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә кордык.

- Фестиваль һаваның кырыс шартларына туры килде. Самардан чыкканда 27 градус салкын булды, Галигә килеп җиткәндә 37 иде. Шулай булуга карамастан, барлык төбәкләрдән дә артистлар килеп җиткәннәр.

Һава шартлары фестивальгә төзәтмәләр кертте. Конкурс бер этапта гына узды. Бу инде коллектив чыгыш ясауга, шунда ук бәя бирелде. Жюри карар кабул иткән арада Гали авылы балалары концерт күрсәттеләр. Программалар бай иде. Нәфис сүз дә, уен кораллары да мулдан булды.

- Нәфис сүз дигәч, кайсы төбәк беренчелеккә чыкты?


- Татарстанның Чирмешән районыннан Рушания Шакирова беренче дип танылды. Ул Клара Булатованың "Сиңа кайтам" поэмасын сөйләде. Биюләр белән бизәп күрсәттеләр. Ярты сәгать буена залны авызына каратып тотты.

- Ә музыка коралы буенча кем беренче?

- Күпчелек тальян гармун булды. Аккордеонда да уйнадылар. Самар яшьләре электр гитарасында уйнап күрсәттеләр.

Галиләрнең үзенчәлекле чыгышы шунда ки, җитмештән узган бабайлар мәктәп егетләрен өч айда тальянда уйнарга өйрәткәннәр. Яп-яш егетләр өздереп гармунда уйныйлар.

Дәрҗеман һәм Исмәгыйл бабайлар кулларына гармунны тотып та карамаган Рәүф, Регил, Ринатны уйнарга өйрәткәннәр. Егетләр залны телсез калдырды. Гали авылының 5нче сыйныф укучысы Наилә Гәрәева аккордеонда моң сипте.

- Вокал буенча кем калыкты?


- Самардан Албинә Мәхмүтова диплом белән бүләкләнде һәм "Татар моңы" конкурсына юлламага лаек булды. Ул Рөстәм Яхинның “Оныта алмыйм” исемле романсын башкарды.

Самардан “Заман яшьләре” төркеме Зөлфәт Хәкимнең “Татарлар килә” исемле җырын башкарып 1нче дәрәҗәле дипломга лаек булдылар.

- Саф шәһәр яшьләре кайсы яктан иде?

- Самардан барган яшьләр генә шәһәрлеләр иде. Тагын бер үзенчәлек. Башка коллективларда олылар да булды.
XS
SM
MD
LG