Accessibility links

Йәмән халыкара ярдәмгә мохтаҗ


Лондонда 21 ил катнашында узучы халыкара Әфган конференциясендә Йәмән мәсьәләсе каралды. Көнбатыш илләре Йәмәнне әл-Каидәдән арындыруны максат итеп куйганда, Йәмән үз эчендәге башка проблемалар белән көрәшә.

Йәмән хөкүмәте бер ай элек йәмән һәм согудлардан торган әл-Каидә төркеменә каршы илдә хәрби чаралар башлады. Йәмән хәрбиләре чаралар вакытында төркемнең югары вәкиле үтерелүен хәбәр иткән иде.

Ләкин соңыннан бу сугыш башлыгының исән булуы һәм гаиләсе белән утырып кичке аш ашавын күрсәтүче видео Йәмәннең үз мөмкинчелеге белән башлаган хәрби тырышлыгына күләгә төшерде.

Йәмәннең әл-Каидә белән көрәштә чит илләрнең хәрби ярдәменә ихтыяҗы булмавын белдергән Тышкы эшләр министры Әбу Бәкер әл Кибри, илгә күбрәк матди ярдәм һәм инвестицияләр кирәклегенә басым ясый.

Йәмән Тышкы эшләр министры транспорт һәм коммуникация кебек логистик өлкәләрдә матди ярдәм таләп итте.

Илне борчыган проблемалар

Йәмән хакимияте төньякта шигый гыйсьянчылар, ә илнең көньягында исә сепаратист төркемнәр белән көрәшә.
Моннан кала, хәерчелек, сусызлык һәм ришвәтчелек илне борчыган иң зур проблемалар рәтендә. Хәзер моңа әл-Каидә проблемасы өстәлде.
Хәлбүки хәзергәчә әл-Каидәгә әгъза булуы, ил халкы өчен эшкә урнашуга тиң иде.

Илдә сусызлык зур фаҗига дәрәҗәсендә, чөнки су чыганаклары кими. Әлеге җитешсезлекләр хакимияткә карата каршылыкны көннән-көн арттырды. Болар белән көрәштә көчле хакимият кирәк.

Матди ярдәм булырмы?


Йәмәнгә 2006 елда тиешле реформалар үтәлгән очракта 5 миллиард доллар матди ярдәм бирелергә тиеш иде. Ләкин хакимият алга куелган максатларны башкару өчен проект тәкъдим итә алмады. Ул вакытта вәгъдә ителгән акча тулысынча бирелмәде. Бүген Лондонда узачак конференциядә көнүзәк тема - матди ярдәмнәрне арттыру булды.

Габдулла Салих 32 елдан биреле хакимият башында
Ләкин Йәмән белгечләре, илдә ришвәтчелек бетерелмәгән очракта, халыкара ярдәмнең бернинди файдасы булмаячагын әйтә.

Проблемаларның башында ил белән 32 ел идарә иткән иске хөкүмәт тора. Аны бу вакыт эчендә дәүләт башлыгы Салих җитәкләп килә.

Белгечләр әле аңа алмашка кеше булмавын да таный. "Йәмәндә хәзерге дәүләт башлыгына алмаш эзләү, иминлек сәясәте ягыннан бик хәтәр нәтиҗәгә китерүе ихтимал", дип кисәтә алар.

Ике игезәк: әл-Каидә һәм эшсезлек

Илдәге эшсезлекнең 35%ка артуы әл-Каидәнең яшүсмерләрне үзенә кулай җәлеп үтүендә төп фактор булып тора.

Йәмән дәүләт башлыгы Салих Фарсы култыгы сугышы вакытында Гыйрак башлыгы Саддам Хөсәенны яклау сәбәпле, фарсы култыгы илләре 1991 елда Йәмән эшчеләренә чикләрне япкан иде.

Йәмән премьер-министры киңәшчеләренең берсе Кәрим әл-Гырьяни илдәге хәзерге вәзгыять турында болай аңлата: "Хәерчелек Йәмәндәге әл-Каидәнең игезәге сыман" ди ул.
XS
SM
MD
LG