Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда балалар хокукы өчен җаваплы вәкил билгеләнде


Башкорстанда 21нче Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында Балалар хокуклары өчен җәваплы вәкил итеп Лилия Гомәрова сайланды. Бу вазыйфа республикада 2009 елның декабрь аенда кертелде.

Лилия Гомәрова инде ант итте һәм хәзердән ук вазыйфасына керешә ала.

Лилия Салават кызы Гомәрова Учалы районыда туган. Аның педагог һәм хокукчы белгечлекләре бар.

Моңа кадәр Гомәрева хөкүмәт идарәсендә эшләгән булган, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.
XS
SM
MD
LG