Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның яңа президенты 4 февральдә билгеләнәчәк


Татарстан Дәүләт Шурасы утырышы 4 февральгә билгеләнде. Җомга көнне президиум утырышында Русия президентының Татарстан президенты вәкаләтләрен Рөстәм Миңнехановка бирү турындагы рәсми тәкъдимен карауга багышланган утырышны 4 февральдә үткәрү карары кабул ителде, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Утырышны Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Александр Гусев алып барды.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта АКШта рәсми сәфәр белән йөри, ул "Азатлык"ка биргән әңгәмәдә, яңа президент февраль аенда ук билгеләнергә мөмкин, дип әйткән иде.

27 гыйнвар көнне Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан президенты вәкаләтләрен бирү турындагы рәсми тәкъдимен Дәүләт Шурасына җибәргән иде.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның мөддәте 25 мартта бетә.
XS
SM
MD
LG