Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт түрәсе йодрыгы каты


Русия Баш прокуроры урынбасары Виктор Гринь Башкортстан дәүләт мәгълүмат идарәсе түрәсен явызлыкта гаепләде.

Виктор Гринь Башкортстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутатларның республика түрәләре гамәлләрен тикшерүне таләп иткән соравына җавап хаты язган. Анда ул Башкортстан рәсми җитәкчеләренең милли экстремизмга юл куюлары хакында яза. Аерым алганда, В. Гринь Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы урынбасары Артур Иделбаевның журналистларны кыйнавы раслануын белдерә.

Русия Дәүләт думасына сайланган депутатлар Андрей Назаров белән Морат Киекбаев Башкортстан җитәкчеләренең кануннарны санга сукмавын белдереп, Дума комитетына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Андрей Назаровның ярдәмчесе Шамил Ишбулдин журналистларга хәбәр иткән иде. Дума комитеты Русия баш прокуратурасыннан Башкортстан хакимиятләре гамәлләрен тикшерү барышы хакында мәгълүматлар алып торырга тиеш, дип белдерде Дума депутатлары.

Андрей Назаров белән Морат Киекбаев әлеге мөрәҗәгатьләрен Уфада журналистларны кыйнау очрагына бәйле юллады. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин декабрь аенда премьер-министр Раил Сарбаевка бер кисәтү җибәргән иде. Әлеге хатта федераль кануннарны бозуга юл куймаска кушылган.

Ул документта, аерым алганда, Р. Сарбаев карамагындагы түрәләр тарафыннан Русия Федерациясенең “Экстремистик эшчәнлеккә каршылык күрсәтү” канунының бозылуы хакында әйтелә. БР прокуратурасы тикшерүе күрсәтүенчә, бу гамәлдә БР хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе башлыгы Эдуард Юлдашев аеруча тырышлык күрсәткән, дип әйтелде. Ул Башкорт яшьләре иттифагы Уфада былтыр сентябрь азагында уздырган пикет турында язмалар бирүне киңәш итеп, республика рәсми матбугат чараларына күрсәтмәләр җибәргән. Әлеге күрсәтмәдә бу пикет турындагы язмаларны яңгыравыклы мәкалә исемнәре белән һәм гәзитләрнең беренче битләрендә урнаштыру кирәклеге әйтелә. Ул язмалар барлык рәсми гәзитләрдә дөнья күрде.

Исегезгә төшерәбез, Артур Иделбаев белән бәйле җәнҗаллларның чираттагысы узган ел азагында, 11 декабрьдә булган иде. Уфада ул көннәрдә журналистларның бөтенрусия фестивале үтте. Аның эшендә катнашу өчен рөхсәтне, мәгълүмат чаралары хәбәрчеләрен вак иләк аша гына үткәреп, биргәннәр. Әлеге җыенга үтү өчен, “Независимая Уральская газета” белән “Тема” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Дамир Хуҗиев белән Наталья Афанасьева да гариза язган, әмма бәйсез журналистларга анда керергә рөхсәт бирелми.

Шулай да 11 декабрь көнне бу басмалар хәбәрчеләре җыен барган “Акбузат” ипподромына килә. Ләкин фойеда аларны Артур Иделбаев күреп кала һәм, бер төркем таза гәүдәле егетләр белән, бәйсез журналистларны кыйный. Хәтта хатын-кыз журналистка кул күтәрүдән дә тартынмый Артур Иделбаев. Кыйналган хәбәрчеләрне А. Иделбаев, берничә сәгатьтән соң, үз машинасында йортларына кадәр озатып куя һәм аларга әлеге җәнҗал хакында телләрен тыярга куша. Шулай да журналистлар бу хәлгә бәйле хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Шунысын да әйтик, А. Иделбаев БР Кикбоксинг федерациясе башлыгы вазыйфасын да үти.

18 декабрьдә хәбәр ителүенчә, журналистларны кыйнауга бәйле Уфа шәһәре эчке эшләр идарәсе җинаять эше ачкан иде. Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы да журналистларны кыйнауга бәйле белдерү кабул итте һәм аны республика президентына юллады. Соңрак бу хәлләр Русия Баш прокуратурасына да барып җитте. Менә Русия баш прокуроры урынбасары Башкортстандагы дәүләт түрәләре гамәлләренә бәя биргән һәм бу эшнең җентекле тикшереләчәген әйткән.

БР хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе ягыннан канунсыз эшләрнең элегрәк тә кылынуы хакында Башкортстан прокуратурасының декабрь азагындагы кисәтүендә әйтеләгән иде инде. Ул документта билгеләнүенчә, былтыр җәй - “Башкорт яшьләре көннәре-2009” бәйрәме барган вакытта, әлеге идарә башлыгы урынбасары Артур Иделбаев (Башкорт яшьләре иттифагы”ның элекке рәисе һәм хәзерге формаль булмаган җитәкчесе), әлеге җыенда катнашкан бер егетне кыйный. Шулай да ул гамәлгә карата хокук саклау оешмалары тарафыннан җинаять эше ачылмый.

Русиянең Экстремаль журналистика үзәгенең, 2009 ел йомгаклары буенчса, соңгы тикшеренүләре Башкортстанның бәйсез журналистлар өчен куркыныч төбәк булуын раслаган. Уфадагы бәйсез сәясәтчеләрдән берсе, танылган галим Ринат Гатауллин фикеренчә, республика рәсми хакимиятләре башкорт милләтчеләрен, үз мәнфәгатьләрендә, һәртөрле хөсетлектә файдалана. “Бу эштә хәтта министрлыкларга һәм рәсми идарәләргә кереп оялаган Артур Иделбаев кебек вак-төяк чинушалар да үз рольләрен уйный”, - ди Р. Гатауллин.
XS
SM
MD
LG