Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу бу атнада Әфганстан конференциясенә барыр алдыннан, Төркиянең чит илләр алдындагы имиджы турындагы сорауга җавап бирде. Давутоглу чит ил сәфәрләрендә, Төркияне көчле иткән факторның берсе, халык таләбенә буйсынган демократия сәясәтен ныгыту булуын әйтте.
"Тышкы эшләр министрының башка илләр алдында көчлерәк хис иттергән нәрсә - демократия", дип әйтте Давутоглу.
Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалыгы салкын сугышның бетү хәбәренә тиң
Һолландиянең Европа Берлеге эшләре буенча җаваплы дәүләт секретаре Франс Тиммерманс, Төркиянең Берлеккә әгъза булуы, салкын сугышның бетү хәбәре кебек үк әһәмияткә ия булуын әйтте.
Һолландиянең Анкара илчелегендә матбугат чаралары белән очрашкан Тиммерманс: "99% халкы мөселман булган бер илнең Европа кыйммәтләрен кабул итүе бернинди каршылык тудырмавын күрсәтәчәк. Бу Европа һәм дөньяның тәрәккыятенә өлеш кертәчәк", диде.
Европада чит ил халыкларының интеграция процессы һәм бу хактагы бәхәсләр турында Тиммерманс: "Ассимиляция белән интеграция арасында зур аерма бар, ассимиляция интеграцияне кабул итмәү дигән сүз һәм без моңа каршы торабыз", диде.
Гарәп лигасы Анкарада вәкиллек ача
Соңгы елларда Төркия белән Гарәп дөньясы арасында мөнәсәбәтләрнең ныгуы сәбәпле, Гарәп лигасы Анкарада үз вәкиллеген ачарга карар кылды. Ике тараф арасында мөнәсәбәтләрнең артуына зур көч салган дипломат Мөхәммәт әл-Насыйри оешманың Төркиядәге вәкиле булачак.
Насыйри Анкарадагы вәкиллек бинасын киләсе атнада ачачак. Төркиянең соңгы елларда Якын Көнчыгышта күргән сәясәтен мактаган илче, Төркиянең "soft power", ягъни башка илләрнең ачуын китермичә, салмак сәясәт алып бару белән тЯкын көнчыгыш төбәгендә мөһим урын ала башлавын әйтте.
Референдум АК партияне юкка чыгара ала
Оппозициядәге Җөмһүрият халык партиясе, хакимияттәге АК партиянең илне идарә итә алмас хәлгә килүен белдерде. Оппозиция башлыгы Байкал хакимиятне әлеге вәзгыятьне референдум аша ябарга тырышуда гаепләде.
Оппозиция башлыкларынан Дәниз Байкал: "Конституцияне үзгәртү моңа чара түгел", диде. Байкал хакимиятне мәҗлестән кирәкле яклау таба алмаячагын аңлау сәбәпле, референдумга барырга теләвен алга сөрә. Ләкин бу адым АК партияне бетүгә китерәчәк диде ул.
Җөмһүрият халык партиясе җыелышында партия башлыгы Байкал хөкүмәтнең гаскәр һәм мәхкәмә эшләре белән гаугалы булуын да әйтте. Оппозиция Төркиядә АК партиягә булган яклау кими бара дигән фаразда.
Төркиядә халык саны арта
2009 ел ахырында алынган статистика нәтиҗәләренә караганда, Төркиядә кеше саны 1.45%ка арткан. Шулай итеп, узган ел Төркиядә кеше саны Төркия халкы саны 72 миллион 561 кешегә җитте.
Илдәге барлык халык исәбенең 17.8% тәшкил иткән 12 миллион кеше Истанбулда яши. Ил халкының яртысы 28.8 яшьтән кечкенә. Ирләрдә уртача яшь 28.2, ә хатын-кызларда 29 яшь. Халыкның 67% эшли алырлык яшьтә.