Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвиядә рус мәктәпләрен латыш теленә күчерү референдумы өчен имза җыела


Латвиядә хөкүмәт коалициясенә керүче "Ватанга һәм иреккә" фиркасе урыс мәктәпләрен тулысынча латыш теленә күчерү турында референдум үткәрү өчен имза җыя башлады.

Референдум процессын башлау өчен башта 10 мең имза кирәк булачак. Рус мәктәпләрен латыш теленә күчерү тарафдарлары фикеренчә, моның өчен конституциянең 12-нче матдәсенә бер генә җөмлә өстәү, "дәүләт дәүләт телендә бушлай белем бирүне гарантияли" дип язу да җитә. Бу башка телләрдә белем бирүнең гарантияләнмәвен аңлатачак.

Руслар исә ана телләренең мәгариф өлкәсендәге хәлен яклап калырга тырыша.
XS
SM
MD
LG