Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кучма: Сайлауда кем җиңсә дә, проблемалар чишелмәячәк


Леонид Кучма
Леонид Кучма

Украинаның элекке президенты, Әфлисун инкыйлабы чорында хакимияттән киткән Леонид Кучма Азатлык радиосына илдәге сәяси системаның эшли алмаслык хәлгә җитүен, аңа яңа сәләтле кешеләр кирәклеген белдерде.

Кучма 7 февральдә президент сайлауның икенче турында премьер-министр Юлия Тимошенко җиңсә дә, оппозиция җитәкчесе Виктор Янукович җиңсә дә, Украинаның сәяси оешмалары илдәге проблемаларны чишә алмаслык хәлдә булып калачак диде.

“Яңа йөзләр кирәклеге ачык аңлашыла. Сайлау нәтиҗәсе нинди генә булса да, сәяси тотрыклылык урнашмаячагы, төрле икътисадый проблемаларның чишелмәячәге дә көн кебек ачык”, - диде Кучма.

2004 елгы Әфлисун инкыйлабы вәгъдәләренең үтәлмәгәнлеген әйтеп Кучма илдә хәзер халык ышанычы дефициты барлыкка килде диде. Ул чакта күпмеңләгән халык демократия яклы көчләр җитәкчесе Виктор Ющенконың президент булуын яклап урамнарга чыккан иде.

Кучма Әфлисун инкыйлабында беректәшләр булган Ющенко белән Тимошенконың узган 5 елда көндәшләргә әверелеп “үз эшләрен эшлисе урынга илдә кемнең баш булуын ачыклау белән” шөгыльләнүен хөкем итә.

“Илдә хәлнең шундый булуы өчен украиннарга оят булырга тиеш. Хакимиятнең бер тармагына да хөрмәт юк, президентка да, хөкүмәткә дә, парламентка да”, - ди илнең элекке башлыгы.

Кучма Украинаны 1994-2005 елларда җитәкләде. Ул чакта совет чорыннан соңгы Украина икътисадын тотрыклыландыру өчен шактый эш башкарылды. Шул ук вакытта Кучма хакимияте коррупциягә чумуда һәм туып килүче ирекле матбугатны авызлыклауда да гаепләнде. Оппозицион журналист Һеоргий Гонгадзеның югалуында һәм үтерелүендә дә Кучманың катнашы булган диелде.

2004 елда президентлык мөддәте тәмамланганда Кучманың үзе урынына тәкъдим иткән намзәте Янукович сайлау хәрәмләшүләрендә гаепләнде. Урамнарда атналарча дәвам иткән протест чараларыннан соң, яңа тавыш бирү оештырылды һәм анда Ющенко җиңеп чыкты.

Әмма ул чакта берара Украинаның НАТО һәм Европа Берлегенә кушылу өчен зарур булган реформалар үткәрергә әзер булуын күрсәткән Әфлисун инкыйлабы илнең украинча сөйләшүче көнбатышы белән русча сөйләшүче көнчыгышы арасындагы бүленешне дә ачып салды.

Кучма үз хакимияте чорында андый кискен бүленеш булмаганлыгын белдерә.

Мин президент булганда Украинаның көнбатышка һәм көнчыгышка бүленүен сизмәдем. Минемчә, киресенчә без бер-беребезне аңлый башлаган кебек идек. Ә ул президент сайлавы Украинаны яңадан 2 кисәккә бүлде. Һәм әлегә нәрсәнең дә булса үзгәрүе күренми, чөнки бүген Тимошенконы күбрәк көнбатыш Украинада, Януковичны көнчыгышта яклаулары ачык аңлашыла”, - ди Кучма.

Президент буларак Кучма күпьяклы тышкы сәясәт алып барды, Русия белән дә, Көнбатыш белән дә яхшы мөнәсәбәттә торырша тырышты.

Ул Ющенконың бу сәясәтне үзгәртүен, һәм аның сүзләре белән әйткәндә “Русия безнең өчен юк, Көнбатыш кына бар” дигән кебек эш алып баруын хөкем итә. Кучма мондый сәясәтнең Мәскәү ягыннан тискәре җавапка китерүен табигый күренеш дип бәяли.

Аның фикеренчә, Киевның Мәскәү белән мөнәсәбәтләре ни кадәр генә якынайса да, Украинага Русиядәге кебек авторитар хакимият урнашу куркынычы янамый.

“Мин мондый борчылулар нигезсез дип саныйм. Тулы ышаныч белән әйтәм. Беренчедә Украина Русия түгел. Безнең менталитет аерыла. Дөрес бездә ике украинга 3 җитәкче. Барлык дәрәҗәләрдә һәрвакыт көрәш бара. Минемчә, безгә андый куркыныч янамый. Өстәвенә бездәге парламент-президент моделе илне диктатор килүдән саклый”, - ди Кучма.
XS
SM
MD
LG