Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай АКШ президентының Далай Лама белән очрашуына каршы


Кытай хакимияте АКШ президенты Барак Обаманың сөргендәге Тибет рухи җитәкчесе Далай Лама белән очрашуына каршы булуын белдерде.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Ма Җаушү ясаган белдерүдә: "Кытай Далай Ламаның АКШ сәфәренә һәм Обаманың Тибет рухи җитәкчесе белән нинди сыйфатта да булса очрашуына каршы тора", дип әйтте.

Сүзче Ма, Обаманың узган ноябрь аенда Кытайга булган сәфәре вакытында, илнең бу хактагы карашы Обамага әйтелгән иде дип өстәде.

Ак Йорт сүзчесе Бил Буртон кичә Далай Ламаның дөньяда хөрмәт ителгән шәхес булуын һәм аның бу данын истә тотып, Обаманын Далай Лама белән очрашачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG