Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Болгарстанны кисәтте


Европа Берлеге Болгарстан хөкүмәтен тагын бер кат ришвәтчелек турында кисәтте. Берлек рәсмиләре илдә ришвәтчелек бетерелмәсә, миллиард долларлык ярдәм туктарга мөмкин дип белдерде.

Европа шурасы шулай ук кирәкле чаралар күрелмәгән очракта, Болгарстан хакимиятенә 126 миллион евро акча җәзасы биреләчәге турында кисәтте.

Яңа хакимият социалистлар карамагындагы элекке хакимиятне гаепли. Ләкин сәясәт белгечләре яңа хакимиятне ришвәтчелеккә каршы бик аз чаралар күрүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG