Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан гүзәле-2010” Апас районыннан, ләкин…


Гүзәллек бәйгесендә җиңүче 18 яшьлек Ирина Шәрипова тиздән “Русия гүзәле” конкурсында катнашачак. Иринада татар, рус, үзбәк, украин каны ага ди.

“Татарстан гүзәле” конкурсының оештыручылары белдергәнчә, Ирина Шәрипова кинәт кенә “йолдыз” булып китә.

“Ул очраклы рәвештә “Мега” сәүдә үзәгендә конкурсның сайлап алу өлешенә эләкте. Соңрак билгеле булганча, Ирина “Татарстан
гүзәле” бәйгесендә катнашырга теләге була, ләкин кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында Апас районына мәгълүмат барып җитми күрәсең... Ул тамашачылар арасында бәйгенең барышын карап утыра иде, бервакыт чибәр кызны жюри әгъзалары күреп алып аны сәхнәгә чыгарга үгетләделәр. Баштарак ул киреләнде, ләкин конкурсның сәүдә үзәгендә булуы Иринага тиз генә киемнәр табырга ярдәм итте һәм яңа образда сәхнәгә чыгарга мөмкинлек бирде”, диде “Азатлык” радиосына “Татарстан гүзәле” конкурсының җитәкчесе Изольда Сахарова.

“Мега” сәүдә үзәгендә узган сайлап алу шоу-тамашасында республиканың район-шәһәрләреннән 200 гә якын кеше катнаша. Шулар арасыннан 30 кыз “Татарстан гүзәле” бәйгесенең йомгаклау чарасына үтә. Яшь туташларның сәләтләрен “Универсиада гүзәле”, “Пәрәвез гузәле”, “Телевидение гүзәле” кебек номинацияләрдә ачыклыйлар. Җиңүчеләрне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә бүләклиләр, анда республиканың Апас районында әби-бабасы белән торучы Ирина Шәрипова “Татарстан гүзәле” исеменә лаек була. Аңа Төркиягә ял итәргә юллама, төрле кыйммәтле бүләкләр бирәләр.

Изольда Сахарова һәм Ирина Шәрипова
Республиканың иң чибәр кызын күрүчеләр, аның гүзәллегенә сокланалар, Иринаның буе 178 сантиметр. Казан дәүләт технология университетының беренче курсында, рәссам-дизайнер һөнәре буенча белем ала.

“Нихәлләрдә сез, конкурстан соң тормыш нык үзгәрдеме?” дигән сорауга Ирина, “Әлегә йокы туйдырам, журналистларга әңгәмәләр бирәм”, ди.

Ул гадәттә рус телендә сөйләшә, татарча да бераз аралаша, ләкин бик яхшы түгел. Җөмләләрне аңлый, тулы җавап бирә алмый, киләчәктә татар телен яхшыртырга сүз бирде. “Татарстан гүзәле” республикада яшәгәч ике телне дә яхшы белергә тиешбез, ди.

Биографиясенә күз салсак, 2000 елда Үзбәкстанның Бохара шәһәреннән Татарстанның Апас районына күчеп кайта. Анда урта мәктәпне тәмамлый. Апаста әбисе Ирина һәм бабасы Валерий Золотов белән тора. Әнисе Үзбәкстанда кала, ул да вакытында “Үзбәкстан гүзәле” исеменә лаек була. Иринада татар, рус, үзбәк, украин каны ага икән.


“Татарстан гүзәле” конкурсына әйләнеп кайтсак, җиңүче туташ үзе дә бәхетле очрак ярдәмендә бәйгедә катнашуын таный. Барсы да көтелмәгәнчә килеп чыга. Анда катнашучыларның күбесе лаеклы көндәш була, Казанда матур кызлар бик күп, ди Ирина.
XS
SM
MD
LG