Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә татар телен укучылар арасында бәйге узды


Удмуртия мәктәпләрендә ана телен өйрәнүче укучылар ел саен белемнәрен тикшерергә Ижауга җыела. Быел да көннәрнең салкын булуына да карамастан, 9-11 сыйныфларда белем алучы ике дистәдән артык укучы Ижауда татар гимназиясендә көч сынашты.

Балезино районы Кистем авылы мәктәбе укучысы Светлана Касыймова татар теле буенча олимпиадада берничә тапкыр катнашкан. “Казанда да регионара бәйгедә хәтта бишенче урынны яулап кайттым. Хәзер 11 сыйныфта укыйм. Бик ныклап әзерләнергә вакыт та булмады”, дип уртаклашты Светлана.

Светлана Касыймова киләчәктә тормышын татар теле белән бәйле булмас дип әйтте. “Беренчедән, авылда да, республикада да бу белгечлек буенча эш табуы кыен булыр. Икенчедән, Кистем авылында гомер итүчеләр үз диалектында аралаша. Шуңа да татарча сөйләшүебез башкача, хәтта әдәби телдәге барлык сүзләрне дә аңлап бетермибез”, диде Балезино районы Кистем авылыннан килгән Светлана Касыймова.

Олимпиадада катнашу өчен балаларны алдан әзерли башлаганнар мөгаллимәләр. Ижау шәһәренең 55нче мәктәп укытучысы Рәмзилә Ганиева төрле чыганаклардан өстәмә материаллар кулландык, үткән елдагы олимпиада биремнәренә дә нигезләндек дип уртаклашты. “Укучым Айгөл Мәхәммәтшина, әле 8-нче сыйныфта гына укый, әмма инде 9-нчы сыйныф программасын да үттек. Ул призлы урынга лаек булыр дип өметләнәм, татар теленә карашы бик җитди”, диде Рәмзилә Ганиева.

Рәмзилә Ганиева укучысы Айгөл Мөхәммәтшина тугызынчы сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан беренче, татар теленнән икенче урынны яулады.

Ижау шәһәре Индустриаль районының бер генә мәктәбендә балаларга татар теле укытыла. Бу укучылар ел саен бәйгедә катнашып, үзләрен яхшы яктан күрсәтә. Ана теленең үзенчәлекләренә төшенергә, фәнгә мәхәббәт тәрбияләүдә Филисә Кадыйрованың тырышлыгы бихисап. Хәзер дә тугызынчылар арасында Марсель Гаффаров татар теленнән беренче, әдәбияттан икенче урынны алды. Азат Шәйгарданов әдәбияттан өченче урынны яулады.

Удмуртия башкаласы Ижаудагы татар гимназиясендә балаларны олимпиадага әзерләүгә бик җитди караш булды дип уртаклашты татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Гимназия укучылары арасында призлы урыннарга лаек булучылар: Олеся Чернова - татар әдәбиятыннан беренче, татар теленнән икенче урында (10 сыйныф укучысы). Рөстәм Мөхәммәтҗанов (11 сыйныф укучысы) татар теленнән беренче, әдәбияттан икенче урында. Бу балаларны Гөлнирә Гафиева укыта. Шулай ук олимпиада нәтиҗәләре буенча Гөлсинә Ахунова икенче, Динара Насифуллина өченче урында.

Республикакүләм олимпиада катнашучылар ел саен башка төбәкләрдә татар телен үзләштерүче малайлар-кызлар белән Казанда очрашып, көч сынаша иде. Ә менә үткән елда бу балаларны Татарстанга җибәрү өчен мәгариф министрлыгында да, башка оешмаларда да финанслар табылмаган. Шуңа да алар яшьтәшләре белән күрешә алмады дип уртаклашты гимназиядә ана телен укытучы Лариса Моратова.

Бу көннәрдә призлы урыннарга лаек булучылар инде Казанда яшьтәшләре белән татар телен һәм әдәбиятын нинди дәрәҗәдә үзләштерүен регионара олимпиада ачыклаячак. Дәрес, хәзер алар Казанга сәясәткә үз хисабына китте. Мәгариф министрлыгыннан күпмедер дәрәҗәдә чыгымнар кире кайтарылачак дип ышандырганнар. Әмма хисап ясау күпмегә сузылыр, билгесез.

Берничә ел элек үз хисабына барып кайткан балаларга акчаны берничә айдан соң түләделәр. Ел саен уздырыла торган чарага барып кайтуны финанслауны, югыйсә, министрлык планына кертү кирәктер. Тик ел саен бу зур проблема булып кала бирә.
XS
SM
MD
LG