Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт билгеләү хикмәтләре


2002 елда җанисәптә Башкортстан татарлары 125 мең кешегә кимесә, быел октябрь аенда үтәчәк халык санын алуда бу республикада күпме татар калырга мөмкин? “Азатлык” радиосында бу хакта яңгыраган тапшыру турында тыңлаучылар һәм интернет-сәхифә укучылар фикерләре берсеннән-берсе кайнаррак булып чыкты.

Кәрим Яушның “Сез татарлар түгел, башкортлар...” дигән мәкаләсендә, аерым алганда, сүз Башкортстан дәүләт телевидениесендәге татар авылларын башкорт авыллары итеп танытуга корылган тапшырулар турында бара. Хәзерге көннәрдә интернет телевидение кебек үк киң таралмаса да, бу теманы интернет-сәхифәдә тикшерү үзенә күрә бер халык җыенына әйләнә башлады.

Мәсәлән, Уфадан “Кадерле” исеме (интернетта аны ник дип йөртәләр) белән сөйләшүче болай дип яза: “Җанисәп алуларының бу кампаниясе бәлкем закон нигезендәрәк үтәр. Шуңа да халыкның үзен кем дип атавыннан да нидер торыр. Элекке заманнарда, мәсәлән, кеше үзен ничек кенә атаса да, теркәүчеләр аның милләтен "задание" буенча теркәгән. Менә ни сәбәптән "котырына" теге "профессор"лар! Һәр татар авылы, имеш, башкорт булып язылсын! 100%-ы белән! Менә кайда ул татар-башкорт дошманлашуының тамыры!

Бу яклап республика һәм Мәскәү чиновниклары кулга-кул тотынышып эшли. Тик аларның бу акылсыз гамәлләрен туктатучы гына күренми. Республика прокуратурасына һәм мәхкәмәләргә гаризалар язарга кирәк. Кеше хокукларын яклау комитетларына мөрәҗәгатьләр язу да артык булмас. Әйдәгез, туганнар, тик ятмыйк, сыкраулардан гына бу "богау"дан котылып булмас”.

“кушнариннар” менә нәрсә яза: “Без, татарлар, тарихтан билгеле булуынча, һәрвакытта да чит дин тотучыларга да, тѳрле халыкларга да толерантлы булганбыз. Бүген миңа калса, җанисәп урысны – урыс, татарны – татар, башкортны – башкорт… дип язарга тиеш.
Ә менә соңгы елларда кайбер татар авылларында үз авылының тарихы белән кызыксынуны әйбәт күренеш дип саныйм. Алар, профессиональ тарихчы булмаса да, авылның тарихын тѳрле чыганаклардан җыярга тырышалар. Һәм зур гына эшләр эшлиләр. Ә менә милләт мәсьәләсенә килеп житеп, «башкорт» дигән сүз очрагач, «бәй, без бит башкорт икән ләбаса!» - диләр.

Борынгы «башкорт» сүзе бүгенге башкорт милләтен аңлатмый бит ул. «Башкорт» сүзе – сословие, вотчинник, «җир хуҗасы»н аңлата. ( Сибагатов. Татары Башкортостана. 2000г; Ревизские сказки – карагыз. ) Кушнаренко, Чакмагыш территорияләрендәге табылган кабер ташлары моңа ачык дәлил булып тора. Бу ташлар 1342, 1350 елларда куелган. Һәм борынгы тѳрки-татар телендә язылган. Кемнәр соң алар? Шушы «җирнең хуҗалары – башкортлар», ә телләре буенча ( бу вакытта милләт тѳшенчәсе юк әле) – тѳрки –татар телле безнең бабаларыбыз. Борынгы “башкорт” сүзен СОСЛОВИЕ итеп карасаң, бѳтенесе дә үз урынына утыра, авылның тарихчылары да “башкорт” сүзен бутамас иде”.

Уфадан “Сөембикә” нигы белән язучы мәкаләдә язылганнарга турыдан-туры кагылышлы фикерләрен әйтә:

“Җәмәгать! Кәрим Яушев күтәргән мәсьәлә, минемчә, чак кына икенче. Ул бит бик җитди проблема. Башкортстанда яшәгән халыкның гомум мөлкәте булган Башкортстан юлдаш телеканалы (БСТ), “Юлдаш” радиосы бүгенге көндә башкорт милләте ихтыяҗларын гына кайгырта. Башкортлаштыру сәясәтенең төп рычагы шушы. Ничек уйлыйсыз, 20 ләп башкорт җәмгыяте бар, бүлмәләре, телефоннары, окладка эшләүчеләре... Чыгымнарын кем каплый икән?”

“ураллы” нигы белән сөйләшүче Туймазыдан Фаил белән бәхәскә кереп китә.

Фаил: "Ярый, 18 гасырда фәлән авылга өч башкорт килеп нигез салсын, ди (элекке Казан ханлыгы җирендә). Әмма бит шуннан соң ул авылларга татарлар килеп тулган. Үзегез үкенәсез бит – беркатлы булганбыз, татарларны «сыендырганбыз» дип. Башкортлар нигез салганга күрә генә этник составы тулысынча татарга ауган ул авыллар бүген дә «башкорт авыллары» буламы?”

“ураллы”: “Туганкай, татар ауыллары шунда ук татар дип язылган ул. Башкортлар авылга нигез салып, авылын сатып утырмаган. Үзе тотынмаган тиреннән биргән татар туганына урынны. Бу ханлык җире дә ханлык җире (янәсе, татарныкы булып чыга) дип тешегез төшә, әле менә Мәскәү дә сеәнең җирләрне дә, безнекен дә үзенеке ди. Ни белән аерыла булып чыга инде бу җаваплар?!”
Шул ук “ураллы” “кушнариннарга” да җавап яза: “Нинди гипнозлау турында сөйли автор!

18-нче гасыр ревизия сказкаларын үз кулларым белән тотып, үзем тикшергән кеше буларак, инанып әйтә алам - бу (төньяк - көнбатыш районднар) авыллар шул вакытта ук башкорт дип язылган. Нигэ, ул вакытта да Башкорт королтае мәҗбүр иткәнме аларны?!
Сословие дигэн бер сүз дә юк. Әкият!
Бәлки ибн Фадлан да сословие күреп кайткандыр бу фантазия буенча!“

Бәхәскә Мәскәүдән “Мөхәммәт” кушылып китә: “18 гасырда язылган “Ревизия сказкаларына” нигезләнеп кенә бу авыл башта башкортныкы булган дип, ялгыш фикер таратмагыз. Билгеле бит инде, 17-18 гасырлар һәм 19 гасырның беренче чирегендә татарларга патша хөкүмәте тарафыннан бик көчле басым булганга күрә, күп кенә татарлар. үз авылларын ташлап, Урал якларына килеп буш җирләрдә авыллар торгызалар, ә ревизия вакытында яшеренер өчен үзләрен башкортлар дип яздыралар. Урыс хөкүмәте татарларны көчсезәйтү нияте белән, һәм сан ягыннан азрак күрсәтер өчен, башкортларны татардан аерым күрә башлый.

Ул заманнарда татарлар һәм башкортлар телләре, диннәре, җыр-моңнары бер булганга күрә, бер-берсеннән аерым итеп сизмәгәннәр Шушы аермалыкны куерту 20 гасырда гына - Башкортстан төзелгәч кенә башланды. Хәтта республика төзелгән 1922 елда да - Уфа губернасын башкорт республикасына кушкан заманда да, татарлар каршы чыкмый, чөнки алар татар-башкортны аермый, шуңа күрә тавыш та куптарылмый. Менә совет заманында Мәскәү коммунистлары күргәзмәсе башкортларның башларын әйләндереп, татарга каршы куйдылар. Әлегә алар башкортларны татарга каршы куеп, буш урында низаг куптарып уйныйлар, аларга безләр белән идарә итү җиңел. Ә татарга, башкортка җиде ят кавемнең безнең белән идарә итүе кирәкме?”, ди ул.

АКШтан Вил Мирзаяновның фикере мондый: “Әнә Гыйрак белән Иран ничек сугышмадылар, ничек кан коймадылар. Ә бит алар чеп-чи мөселман дәүләтләре. Әнә Гыйракның үзендә дә бер мөселман төркеме икенчесен кыра. Юк, милләтне милләт белән бутарга кирәкми. Һәрберсе үз урынында булырга тиеш. Көчләү беркемне дә юньлегә китермәде әле. Башкортлар шуны аңласыннар иде. Аңламасалар, Уфага урыс чекисты киләчәк наместник рәвешендә. Башкорт моңардан күбрәк югалтачак, һичшиксез.

Бу бәхәсләрдә 18-19 гасырларда үткәрелгән халык саны алу чыганаклары, “Ревизия сказкалары”, карталар күп телгә алына. Ләкин аларның бүгенге кешенең милли үзаңына тәэсир итү коралы буларак файдаланылуы турында бәхәсләрдә дә юк.

Аңлашылуынча, радиотыңлаучылар һәм сәхифәне укучылар арасында барысы да бер дәрәҗәдә әзерлекле түгел. Әмма шунысы хак: октябрь аенда гына үтәчәк халык саны алу кампаниясе турында бәхәсләрнең кайнарлыгы хәзердән үк сизелә башлады. Бу турыда этнографлар, тел белгечләре һәм тарихчы галимнәрнең фикерләренә зур ихтыяҗ бар.
XS
SM
MD
LG