Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОның ике көнлек җыены Истанбулда башланды


НАТО генераль секретаре Форг Расмуссен, НАТОның Әфганстанда хөкүмәт тарафына күчкән талибчылара ришвәт бирергә җыенмавын әйтте.

НАТО рәсми интернет сәхифәсенә эленгән мәгълүматта, талибан белән тәмам мөнәсәбәтләрен өзгән һәм хакимият ягын сайлаган кешеләр өчен 140 миллион доллар акча бүленүен белдерде. Бу акча аларны тыныч тормышка кайтару максатында эш һәм башка шартлар тудыру өчен кулланылачак.

НАТО илләренең саклану министрлары бүген Истанбулда 2 көн дәвам итәчәк җыенда бергә очрашты.

Очрашу вакытында төп игътибар Әфганстанга юнәлдерелә. Утырыш барышында Әфганстан хәрбиләрен һәм җирле полиция кадрларын әзерләү турында фикер алышу булачак.
XS
SM
MD
LG