Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ яңа саклану калканын Романияда урнаштырырга тели


Pомания Югары саклану шурасы, АКШның көнчыгыш Европада булдырырга теләгән ракета саклану калканының бер өлешен Романиядa урнаштыру тәкъдимен кабул итте. Карар Шурага да җитәкчелек иткән президент Траян Басуску тарафыннан хупланды.


Узган октябрь аенда АКШ президенты ярдәмчесе Джо Байден Романиягa рәсми сәфәр белән килеп, бу планны яклауны сораган иде. Ул шулай ук саклану системасының Русиягә каршы булмаячагын, аның башка тышкы янауларга каршы кулланылачагын белдергән иде.


Әйтергә кирәк, АКШ башлыгы Барак Обама Буш президентлыгы вакытында Чехия һәм Польшада урнаштырырга планлаштырылган ракета саклану калканы системыннан баш тарткан иде.

XS
SM
MD
LG