Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Шәймиев белән очрашты


Шимбә көнне Горкидагы утырмасында Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевны кабул итте.

Медведев сөйләшүне Татарстан белән иң авыр чорларда идарә иткән Миңтимер Шәймиевка рәхмәтләр белдерүдән башлады, диелә рәсми хәбәрдә.

Дмитрий Медведев Татарстан президентына федератив мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеше өчен дә рәхмәт әйтте. Ул Татарстан җитәкчесенең тәҗрибәсен киләчәктә дә кулланып булуына өметен белдерде, дип хәбәр итә Русия президентының матбугат хезмәте.

Русия президенты Миңтимер Шәймиевка "Ватанга хезмәтләре өчен" дигән орденның өченче дәрәҗәсен бирү турында фәрман имзалавын хәбәр итте. Татарстан президенты инде икенче һәм беренче дәрәҗә белән бүләкләнгән булган.

Миңтимер Шәймиев үз чиратында Дмитрий Медведевны Татарстан президенты урынына тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерүе өчен рәхмәтен әйтте.

4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.
XS
SM
MD
LG