Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада тавышларны санау дәвам итә


Инде 99% артык бюллетень саналган. Төбәкләр фиркасе башлыгы Виктор Янукович һаман да премьер-министр Юлия Тимошенкодан якынча 3 ярым процентка алда бара. Барлык тавышлар саналганнан соң бүген беренче нәтиҗәләр игълан ителер дип көтелә.

Юлия Тимошенко көндәшенең җиңүен танымый. Украина мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, сәясәтче бу хакта үзенең блогы утырышында белдергән. Премьер-министр тавыш бирү нәтиҗәләренең мәхкәмә аша кире кагылуына ирешергә тели.

Тимошенко тарафдалары сайлауларда хәрәмләшүләр булды дип саный. Халыкара күзәтүчеләр канун бозулар теркәлмәде дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG