Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда спорт академиясе ачылачак


Универсиада алдыннан Казанда Татар спорт, физкультура һәм туризм академиясе ачылачак. Бу хакта Татарстанның спорт, туризм һәм яшьләр эшләре министры Марат Бариев хәбәр итте.

Бу академия Чаллыдан күчерелгән Кама физкультура академиясе нигезендә төзелергә тиеш. Бу хактагы карарны республика җитәкчелеге һәм спортны багучы Русия федераль оешмасы кабул иткән.

Яңа югары уку йортына заманча җиһазлар куелачак, иң якшы уктыучылар чакырылачак, бу уку йортының Универсиада авылында тулай тораклары да булырга тиеш, дип әйткән министр Бариев.

Югары уку йорты өчен акчалар Федераль үзәктән бирелер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG