Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлыкка өндәү хәер сорашуны хәтерләтә башлады


Татар балаларына аерым игътибар
Татар балаларына аерым игътибар

Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында татар телендә сөйләшүче халыкны быел үтәчәк җанисәптә башкорт булып язылырга өндәүләр кызганнан кыза бара.

Җанисәпне “тиешле” итеп үткәрү мәсьәләсе башкорт элитасы өчен шул хәтле мөһимгә әйләнә бара ки, моңа багышлап, хәтта, республика хөкүмәтенең махсус утырышы үткәрелде. Бу утырышны Башкортстанда дәүләт телләрен гамәлгә кую комиссиясе рәисе, республика премьеры Раил Сарбаев алып барды.

Әлеге утырышта чыгыш ясаучыларның берсе – Башкортстандагы статистика органы башлыгы Әкрәм Гәниев – җанисәпне үткәрүгә җәмгысе 18 мең кеше җәлеп ителәчәк диде. “Ул кешеләрне сайлап алу һәм өйрәтү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе”, диде Гәниев.

Аңлашыла ки, татар районнарында татар исәбенә башкортларның санын арттыруның беренче этабы нәкъ өйдән-өйгә кереп махсус бланклар тутыручыларның “тиешле” итеп эшләүләреннән тора. 2002 елгы җанисәптә катнашкан берәү, исемен әйтмәүне сорап, шулай диде:

“Безгә, өйгә кергәч, башта башкорт булып язылырга тәкъдим итәргә кирәк, әгәр инде риза булмасалар, татар булып язылырга теләсәләр, “милләт” графасын каләм белән генә тутырырга кирәк, дип өйрәттеләр”. Шуңа күрә аңлашылып тора – андый кешеләрне “сайлап алу һәм өйрәтү”, чынлап та җаваплы эш булып тора.

Әлбәттә, мондый эшләрне оештыручылар, махсус сайланган һәм өйрәтелгән кешеләргә генә ышанып утырмыйлар. Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре раславынча, төп “эш” әнә шул статистика органында эшләнә. Нәкъ шунда кирәкле саннар рәсмиләштереп ясала. Әлбәттә инде, Башкортстан җитәкчелеге өстән төшергән саннар ясала, диләр татар лидерлары.

Әмма, идеологик эш тә читтә калмый. Башкортстанның дәүләт телевидениесы атнасына биш тапкыр, “Минем кече ватаным” дигән телевизион тапшырулар аша, татар районнарындагы халыкның татар булмаенча, башкорт булуларын аңлата. Чират Кыйгы районына да җитте. Әмма, бу юлы пропагандага яңа төс бирелде.

Моңа хәтле моның ише тапшыруларда, райондагы саф татар телендә сөйләшүче берәүне яллап, аңардан үзен һәм авылдашларын башкорт дип әйттерәләр иде. Кыйгы районыннан оештырылган тапшыруларда исә, башкорт телен белүчеләр җәлеп ителде.

Бер нәрсә үзгәрешсез кала – тапшыру барышында диктор берничә тапкыр: “Кыйгы районындагы башкорт авыллары”, дип сөрән сала, ә экранда тасма рәвешендә райондагы авыллар исемлеге ага. Шулай итеп, район башлыкларына нинди авылларны шау башкорт авыллары итеп яздыртырга икән, дип баш ватасы юк – исемлекләре алдан төзелгән. Район түрәләренә планны арттырып үтәү турында гына уйлыйсы кала.
XS
SM
MD
LG