Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коммуналь хезмәтләр 21% артты


Татарстанда торак коммуналь хезмәтләренең бәясе 21% артты. Бу хакта Казан коммуналь хуҗалык комитеты Алексей Фролов хәбәр итте.

Ул кулланучыларның канәгатьсезлеген коммуналь хакларның артуы түгел, чүпне җыю, чыгару, эшкәртү, лифтлар белән файдалану кебек хезмәтләр өчен түләүләрен яңача исәпләнүе тудыра, дип хәбәр итте. Шулай ук капиталь ремонт өчен түләү арткан.

Татарстанның тарифлар комитеты башлыгы Марина Файрушина, бу елда газ бәясе ике тапкыр гына үзгәрәк, диде. Гыйнвар башында газ бәясе 2,7% аркан булса, 1 апрельдә ул 14% күтәреләчәк, дип әйткән Файрушина.

Ул торак коммуналь хезмәтләрнең бәясе Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк, дип белдерде.

Кайбер Русия төбәкләрендә хакларның артуы сәбәпле каршылык чаралары булган иде.
XS
SM
MD
LG