Accessibility links

Tөркмәнстанда нәрсә үзгәрде?


Корбангули Бирдемөхәммәдов Ниязовның вафат булуыннан соң 2 ай президент вазыйфасын башкарган иде. Нәкъ 3 ел элек 11 февральдә ул ил президенты итеп сайланды.

Аның беренче адымнары халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан якыннан күзәтелде.

Корбангули Бирдемөхәммәдов вазыйфага тулысынча керешү белән мәгариф системына
үзгәрешләр кертте. Үзе дә табиб булган Бирдемөхәммәдов, сәламәтлек өлкәсендә яңа реформалар башкарып, Ниязов вакытында "кирәксез" дип эштән чыгарылган хезмәтләрне яңадан кайтарды.
Корбангули Бирдемөхәммәдов президент вазыйфасын бер ел башкарганнан соң, хакимият күргән эшләр турында зур ышаныч белән, сайлау алдыннан әйткән сүзен кабат телгә алды:

"Президентлык вазыйфасына керешкәндә "Дәүләт халык өчен" дигән шигарьне игълан иттем. Бу сүз мин кылган эшләрне һәм сөйләгән сүзне аңлатты. Хакимият бу шигарь белән эшли, бу безнең идеологиянең нигезе булып тора", диде ул.

Bәгъдәләр гамәлгә ашмады

Һәр илдә диярлек көндәлек тормышка үтеп кергән интернет, Төркмәнстанда сирәк очрый. Интернет бөтен җирдә юк, булган җирдә исә бик кыйммәт тора. Шулай ук мәҗлестә альтернатив партияләр өчен урын бирелми. Халык ирекле мәгълүмат таратучы бәйсез матбугаттан мәхрүм.

Бер шәһәрдән икенчесенә сәяхәт иткәндә, юл чатларында күпләп очраган тикшеренү хезмәтләре хәзер бераз булса да кимеде кебек. Бу халыкка чит илгә чыгуны бераз җиңеләйтсә дә, чит ил кешеләре Төркмәнстанга авырлык белән керә.

Бирдемөхәммәдов һәм шәхес шөһрәте

Шул ук вакытта еллар узган саен Бирдемөхәммәдовның да бу илдә үз шәхес шөһрәтен урнаштыру теләге күрелә башлады.
Бирдемөхәммәдов сиздермичә Ниязовның рәсемнәрен юк итә башлады. "Төркмәнбашы" Ниязов вакытында исеме алыштырылган урам, корылмалар һәм авыл исемнәре яңадан үзгәртелде. Хәтта Hиязаов рәсемнәре булган акчалар алыштырылды.

Төркмәнстанга хас шәхес шөһрәт төшенчәсенең эзләре әкренләп югалса да, бу аның бөтенләй бетүен күрсәтми иде.

Киресенчә элеккесе урынына яңасы килә. Депутат Морат Гариев инде күптәннән ил парламентыннан хәзерге президентны яңа халык каһарманы буларак атауны таләп итте.
XS
SM
MD
LG