Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев сәфәре алдыннан Омскидагы кайбер түрәләр эштән китте


Җомга көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Омскида булды. Ул анда энергетика мәсьәләләрен тикшерде, өлкә башлыгы белән очрашты, кризистан чыгу юллары белән кызыксынды, дип хәбәр ителә.

Дмитрий Медведевның сәфәре алдыннан өлкәдә кайбер җитәкчеләр эштән китте. Губернаторның иң якын ярдәмчеләре һәм төзелеш министры урынбасары рәсми мәгълүматларга караганда үз теләге белән эштән китәргә теләгән.

Бу үзгәрешләрне Русия президентының сәфәре алдыннан шәһәрдә премьер-министр Владимир Путин төшкән элмә рекламаны Дмитрий Медведев рәсеме белән алмаштыру вакыгасы белән бәйлиләр. Бу хакта матбугатта хәбәрләр чыкканнан соң, урамдагы элмә реклам тактасында ике җитәкче төшкән сурәт пәйдә булды, дип хәбәр итә радионың Омскидагы журналисты.
XS
SM
MD
LG