Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан парламенты Төркия белән килешүне карый башлый


Әрмәнстан парламенты Төркия белән араларны җайлау беркәтмәләрен карый башлый.

Әрмәнстан президенты Серж Саркисян Төркия белән араларны җайлау беркетмәләрен раслату өчен, бу документларны парламентка юллады. Бу беркетмәләр үткән елда имзаланган иде. Шул ук вакытта, Саркисян аларны Төркия парламенты раслаганнан соң гына кабул итәргә чакырды.

Әмма Төркиядәге тәэсирле сәяси көчләр беркетмәне раслауга каршы чыгарга мөмкин. Чөнки алар Ереванның I дөнья сугышы вакытында Госманлы империянең әрмәннәрне күпләп юк итү вакыйгаларын геноцид дип атауга каршы чыга.

Төркиянең беркәтмәләрне раслау Карабах мәсьәләсен чишү белән бәйле булырга мөмкин. Әрмәнстан моңа каршы чыгачак.

Беркетмә расланса, яклар илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне урнаштыра ала һәм Төркия белән Әрмәнстан чиге ачылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG