Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә көрд эшче партиясе белән бәйлелектә шикләнелгән 100гә якын кеше кулга алынган


Төркиядә тыелган көрд эшче партиясе белән бәйле булуда шикләнелгән йөзгә якын кеше кулга алынган. Махсус чаралар Адана, Истанбул һәм көрдләр яшәгән Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы 10 вилаятендә узган.

Кулга алынучылар арасында – Төркиядә кануни булган, бердән-бер көрд азчылыгын яклаучы саналган демократик җәмгыять партиясе вәкилләре дә бар. Алар сепаратистлар белән бәйлелектә шикләнелә.

Полиция вәкилләре белдерүенчә, тоткарланучылар көрд эшче партиясе лидеры Габдулла Өҗаланның кулга алынуының 11 еллыгына төрле бәрелешләр һәм урам чаралары оештырырга чакырган.

Өҗалан 1999 елның февралендә кулга алынып террор гамәле өчен Төрек мәхкәмәсе тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән иде. Ләкин Төркия парламенты аны гомерлек төрмә белән үзгәртте.
XS
SM
MD
LG