Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Януковичны Мәскәүгә чакырды


Русия президенты Дмитрий Медведев Украина президенты итеп сайланган Виктор Януковичны Мәскәүгә чакырды.

Узган якшәмбедә Украина үзәк сайлау комиссиясе Януковичның 7 февральдәге сайлауда Юлия Тимошенконы җиңгәнлеген раслады.

Тимошенко сайлау нәтиҗәсен танымавын һәм мәхкамәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерә.

Медведевның чакыру хатында бу сайлау украиннарның ике ил арасында каршылык чыгару тырышлыкларын туктатырга теләвен күрсәтте диелә.

Виктор Ющенко урынына килүче Янукович көнбатышка йөз тоткан Украинаны Мәскәүгә таба борыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG