Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Флүс Латыйфи вафат


Казанда озак авырудан соң 16 февраль иртәсендә 66 яшендә язучы Флүс Латыйфи вафат булды.

Сишәмбе язучының дуслары, каләмдәшләре, хезмәттәшләре аны туган ягы Мөслимгә озатты.

Флүс Латыйфи чәршәмбе үз васыяте белән Мөслимдә җирләнәчәк.

1943 елның 3 июнендә туган Флүс Латыйфи "Кырагай", "Ак-карага тимәскә", "Уяну", "Әманәт", "Вөҗданыңнан сора" һәм башка китаплар авторы.

Аның 1993 елда аерым китап булып басылып чыккан, Казан ханлыгы чорын сүрәтләгән "Хыянәт" романы татар әдәбиятында зур вакыйга булды.

Әдипнең аннан соң иҗат ителгән "Ишелеп төшкән бәхет", "Бәйсез этләрне атарга" романнары да укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

2001 елда Флүс Латыйфиның өч томлык сайланма әсәрләре басылып чыкты.
XS
SM
MD
LG