Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом програмына бәйле каршылыкта тарафдарлар эзләү дәвам итә


Беньямин Нетаньяһу Мәскәүдә Владимир Путин белән очраша
Беньямин Нетаньяһу Мәскәүдә Владимир Путин белән очраша

Тәһран Көнбатышка каршы торуда Төркиядән ярдәм күрергә тели. Израил Русияне Иранга каршы яңа чикләүләрне хупларга үгетли. АКШ Фарсы култыгы илләрен басымны арттырырга чакыра.

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу Тәһранда Иран рәсмиләре белән очрашканда, Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу Мәскәүдән Иранга каршы яңа чикләүләрне хуплауны сорый.

Әхмәт Давутоглу (сулда) һәм Манучир Моттакый (уңда) Тәһранда очрашудан соң журналистлар алдында чыгыш ясый
Тәһранда Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый белән Тәһранның атом програмы турында сөйләшүдән соң Давутоглу Анкара төбәктә иранофобия теләми диде һәм кризиска китерергә мөмкин каршылыкларны чишү өчен дипломатик тырышлыкларны дәвам итәргә чакырды.

Моттакый Иран үз атом програмы юлыннан тиешенчә бара, әмма шул ук вакытта яңа тәкъдимнәрне тыңларга да әзер диде.

Моттакый Төркияне арадашчы түгел, ә төбәктә татулык һәм тынычлык урнаштыру турында даими киңәшләшүләрнең мөһим бер тарафы дип атады. Иран министры мондый киңәшләшүләрнең элегрәк Япония һәм Бразилия белән дә үткәрелгәнлеген әйтте.

НАТО әгъзасы булган Төркия Иран белән шактый яхшы мөнәсәбәттә тора. Анкара Тәһранның уранын ныграк баетылган уранга алмаштыру турындагы көнбатыш илләре тәкъдимен гамәлгә ашырган очракта, Иранның уранын Төркиядә саклау тәкъдиме белән чыкты. Көнбатыш шулай итеп Тәһранның уранны атом коралында кулланырлык дәрәҗәдә баетуына юл куймаска тырыша.

Әмма узган атнада Тәһранның уранны медицина тикшеренүләре өчен 20 процент дәрәҗәдә баета башлавын игълан итүе киеренкелекне арттырып җибәрде.

Якшәмбе көнне Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган Анкараның компромисска ирешү максатында айларча дәвам иткән тырышлыклары ахыр чиктә нәтиҗә бирергә тиеш диде.

Давутоглу сәфәре алдыннан АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да Фарсы култыгы төбәгендә булып БМОда Иранга карата 4-нче чикләүләрне якларга чакырды.

Дүшәмбе Катарда студентлар алдында чыгыш ясап Клинтон Иранны хәрби диктатурага таба баруда һәм атом програмы белән төбәккә куркыныч тудыруда гаепләде.

Һиллари Клинтон Катарда
“Без Иранда хөкүмәтнең, Югары рухи җитәкченең, президентның, парламентның башка көч белән алмаштырылуын һәм Иранның хәрби диктатурага таба баруын күрәбез”, - диде Клинтон.

Сишәмбе көнне Моттакый моңа АКШның Әфганстан, Гыйрак һәм Либандагы сәясәте, гаепсез тыныч халыкны үтерүләр “хәрби диктатураның чын чагылышы” дип җавап бирде.

Дүшәмбе Согуд Гарәбстанында Габдулла патша белән очрашуда Клинтон Тәһран халыкара җәмәгатьчелекне Иранга каршы чаралар күрүгә үзе этәрә диде.

Клинтон белән очрашкан Согуд тышкы эшләр министры, шаһзадә Согуд әл-Фәйзал Ираннан янаган куркынычны акрынлап түгел, ә кичекмәстән бетерергә кирәк диде.

Кайбер күзәтүчеләр чишелешне Иранның күршеләре тарафыннан каты икътисадый басымны үз эченә алучы күпьяклы тырышлыклар бирәчәк дип исәпли.

Согуд әл-Файзал
Согуд шаһзадәсе Согуд Гарәбстаны Кытайны Тәһранга карата яңа чикләүләрне якларга күндерү өчен, яңа чикләүләр гамәлгә кергән очракта Кытайга кирәк булган кадәр нефть сатарга әзер булуын гарантияләргә тиеш түгел, Кытай нишләргә кирәклеге турында Согуд Гарәбстанының киңәшенә мохтаҗ түгел диде.

Мәскәүдә Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу да Русия премьеры Владимир Путиннан Иранга каршы яңа чикләүләрне яклауны сорар дип көтелә.

Дүшәмбе көнне Нетаньяһу президент Дмитрий Медведев белән очрашуда да шул мәсьәләне күтәрде.

Тәһран белән күптәнге бәйләнешләре булган Русия Иранда беренче атом электр станциясен төзи.

БМО Иминлек шурасында вето хокукына ия 5 даими әгъзаның берсе булган Русия Иранга каршы яңа чикләүләрне хупламый һәм Иранның атом програмына бәйле киеренкелектә сабырлыкка өндәп килә. Әмма соңгы атналарда Иранга карата Мәскәүнең позициясе дә кырыслана башлады.

Сишәмбе Тәһранда Иран тышкы эшләр министры Моттакый Кытай белән Русияне АКШ басымына бирешмәскә, Иранга карата яңа чикләүләрне хупламаска чакырды. Моттакый, әгәр дә Мәскәү Иранга карата “дөрес һәм мантыйклы” позиция алса, Иран Русия белән икътисадый хезмәттәшлеген арттырачак диде.
XS
SM
MD
LG