Пакстан хәрбиләре Талибанның баш хәрби җитәкчесе Абдулгани Барадар мулланың тотылуы турындагы хәбәрне раслады.
Генерал-майор Атар Габбас Барадарның Пакстан төрмәсендә булуын рәсми рәвештә белдерде.
Әмма ул иминлек өчен дип Барадарның ничек кулга алынуы турында мәгълумат бирергә теләмәде.
Барадар Талибанда әлеге хәрәкәтнең башлыгы Мөхәммәт Гомәр мулладан кала икенче иң югары җитәкче. 2001 елда Әфганстанда хәрби чаралар башланганнан бирле Талибанның бу кадәр югары җитәкчесенең тотылганы юк иде әле.