Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәяләр үсә, халык әлегә түзә


Һәр ай ахырында, торак коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазе килгәч, күп кенә казаннар аптырашта кала. Чөнки аның күләме һаман төрләнеп тора. Ни кызык, гел арта гына.

Казанда яшәүче Рабига апа да, фатир өчен түләүләрнең артуына зарлана. Әмма бу проблеманың халык файдасына чишелүенә аңың өмете юк.

“Безгә генә карап аерым канун чыгармаслар инде. Җылылыкка, суга, электр арттырдылар. Ремонтлары да керә дигән булалар инде. Квадрат метрдан санаулары да, аңлашылмый. Чүп чыгаруны да хәтта кеше саныннан түгел, квадрат метрдан саныйлар. Аның каравы бер туктаусыз чүп чыгарып тормыйсын бит инде. Бу үзгәрешләрдән соң гына түләү 300ләп сумга артты. Хәзер ике бүлмәле фатир өчен 2000 сумнан артык түлибез. Әмма бу мәсьәләдә халык белән җитәкчелек бер-берсен ишетми. Һәркайсы үз җырын җырлый. Әмма халык файдасына бер дә алга китеш юк”, ди Рабига апа.

Фатир өчен түләүләрне арттырган саен халык хау-хау килеп бер тавышланып ала. Соңгы арту исә, күпләрдә канәгатьсезлек уятты. Чөнки яңа елдан соң торак коммуналь хуҗалыгы өчен түләүләр кеше башыннан түгел, ә квадрат метрдан алына башлагач, фатир өчен түләү күләме сизелерлек артты.

Халыкны борчыган мәсьәләләрне, хөкүмәт тә күрергә тырыша. Артык шау-шу күтәрелмәсен өчен җыелышлар үткәрә. Мондый чараларның берсе шушы көннәрдә дә узды. Биредә Дәүләт Шурасының тарифлар комитеты рәисе Марина Файрушина, икътисад министры урынбасары Алевтина Кудрявцева 2010 елга торак коммуналь тарифларын барлау турында сөйләде.

Җитәкчелеккә юлланган төп сорау: ни өчен тарифлар арта?

Марина Файрушина сүзләренчә, алар кулланучылар һәм җитештерүчеләр арасында урталыкны сакларга тырыша. “Бәяләрне арттырмасак, йортларны караучы ширкәтләр үз эшләрен туктатачак”, ди ул. Шулай итеп проблемалар җиңел хәл ителә. Кранны яптың да, бетте. Әмма халыктан килгән һәм җавапсыз калган сораулар бихисап.

Иң акылга сыймаганы – хәтта лифт өчен түләүне дә квадрат метрдан санау. Югыйсә анда бит кешеләр утырып йөри. Тарифлар комитеты җитәкчелегенең түләүдән килгән акчаларның ничек бүленүе дә күп сораулар тудыра. Алар сүзләренчә, акчаларның 50% хезмәт хакын түләргә, 12% - материаллар алырга, 10% энергиягә китеп бара. Акчаларның калган 28% кая киткәне билгесез.

Икътисад министры урынбасары Алевтина Кудрявцева исә, һәр җыелышта Татарстан хөкүмәт каршында төзелгән торак коммуналь хезмәте өчен түләүләрне халык өчен кулайлаштыру комиссиясенең эшсез утырмавын әйтә. Канәгатьсезлек белдерүче кешеләргә исә, Кудрявцева ТСЖ, ягъни торак милекчеләре берлеге төзергә киңәш итә. Янәсе ул вакытта һәркем үзенә ошаган ширкәтне сайлый ала.

Хөкүмәт вәкилләре гомумән үзләренең торак өчен түләү проблемаларыннан ерак торуларын әйтә. Алар сүзләренчә, тарифларның бер өлеше Русия хөкүмәте, икенчесе торак хуҗалары тарафыннан билгеләнә. Ә түләүләрне халык өчен кулайлаштыру комиссиясенә өметләнәсе юк.
XS
SM
MD
LG