Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ятимнәргә күңел җылысы җитми


Балалар йортына хакимият, төрле оешма, шәхси эшмәкәрләр акча бүлеп бирә, яшәгән йортларын да төзекләндерә. Балаларга барысы да җитеш кебек. Әмма тәрбияче һәр балага наз, күңел җылысын бирә алмый. Җитмәгән игътибарны алаларга студентлар бирә.

Статистика мәгълүматларына караганда Русиядә һәм бишенче гаилә баласыз. Шулай да, балаларын ташлап калдыручылар саны арта. Аеруча финанс яктан халык өчен авыр кичерелгән 2009 елда балалар йортлары нәни “квартирантлар” белән тулган.

Казан дәүләт университетының икътисад факультетында балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итүче студентлар клубы оешкан. Аларның даими рәвештә үткәргән акциясе “Олы йөрәк” дип атала. Проект факультетта инде 4 нче ел әти-әнисе ташлап киткән балаларга ярдәм күрсәтә. Хәйрия эшен оештыручы Зөһрә Уразмәтова гаиләсез балалар өчен беренче чиратта күңел җылысы, ихлас мөнәсәбәт кирәк ди.

Зөһрә Уразмәтова балалар йортында
“Гадәттә без балалар йортына чылтыратып, аларның нәрсәдә мохтаҗ икәнен сорыйбыз, аннары, уенчыклар, киемнәр алып, аларга барабыз. Анда гарип балалар да, сау-сәламәтләр дә бар. Бу балаларга беребез дә күз яшьләрсез карый алмый. Уйныйбыз, төрле уеннар үткәрәбез. Балалар безне шатланып каршы алалар, күбебезне исемләп белә, киткәндә безне җибәрмиләр, елап калалар. Арабыздан бер кызга “әни”, икенче егеткә “әти” дип эндәшәләр.

Материаль ярдәм, әлбәттә, бүгенге көндә иң мөһиме. Әмма студентлар күрсәткән рухи ярдәм дә бик кирәк. Нәни бала безнең елаган ихлас күзләребезне күрә, безне кочаклый, үбә, безнең күңел җылыбызны тоя. Сәер тоелса да, балалар күбрәк безнең белән килгән егетләрне якын күрә, чөнки алар әти җылысын бик сирәк тоя”, ди әлеге эшне оештыручы Зөһрә.

18 яшьлек Саша балалар йортында тәрбияләнгән. Ул хәзер дә үзе үскән, тәрбияләнгән җиргә килә. Ләкин анда хәзер бөтенесе дә үзгәргән, аның тәрбиячесе күчеп киткән. Аның балалачагын искә төшерерлек бер фотосурәте дә юк.

Студентлар төркеме балалар йортында тәрбияләнгәннәр өчен зур бүләк әзерли. Һәрбер баланың сурәтен, дуслары белән төшкән фотосын рамга куеп бирергә тели.

“Без хәзер профессиональ фотограф эзлибез, рамнар алыр өчен акча җыябыз. Үз әниләре яки башка гаилә тәрбиягә алса да, фотолар аларга зур истәлек булачак”, ди Уразмәтова.

Балалар чыршы бизиләр
Әлеге проектта студентлар гына түгел, аспирантлар, университет укытучылары, хәтта студентларның әти-әниләре катнаша икән. Яңа елга студентлар балаларның Кыш бабайдан сораган әйберен бүләк иткән, ике чыршы алып килгән, бергәләп бизәгәннәр.

“Бәйрәмнәргә оешмалар һәрбер балага бер үк бүләк ясый, ә без исә һәрберсенең нәрсә теләгәнен белергә тырышабыз. Яңа елга, мәсәлән, Артур Кыш бабайдан машина, Милана – зур курчак сорады. Без аларга бүләкләр әзерләдек”, ди Зөһрә.

Гадәттә, студентлар үзләре материаль ярдәмгә мохтаҗ дип санала. Үзләре дә әти-әниләре канаты астында яшәгән студентлар тормышның күп шатлыкларыннан мәхрүм ителгән ятим нарасыйларгада ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG