Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нияз Нәбиевкә Олимпия ярышларында катнашу рөхсәт ителде


Халыкара чаңгы спорты федерациясе Казаннан Ванкувердагы кышкы Олимпия уеннарына киткән чаңгычы Нияз Нәбиевкә һәм эстон чаңгычысы Каспар Кокка чаңгы ярышларында катнашуны рөхсәт итте.

5 көн элек бу ике чаңгычының канында һемоглобин артык югары булу сәбәпле алар Олимпия ярышларыннан вакытлыча читләштерелгән иде.

Яңа тикшерү аларның спортчыларга тыелган матдәләр эчмәгәнлеген күрсәткән.
XS
SM
MD
LG