Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канаданың Беренче дөнья сугышының соңгы ветераны вафат булды


Канаданың Беренче дөнья сугышының соңгы ветераны АКШта 109 яшендә вафат булды.

15 яшьлек Дҗон Бэбкок 1916 елда сугышка үзе теләк белдереп киткән.

Әмма ул хәрби бәрелешләрдә катнашмаган. Ул хезмәт иткән хәрби бүлек Британиядән Франциягә күчерелми калган.

Бэбкокның үлеменнән соң Канада премьер-министры Стивен Һарпер үз чыгышында Беренче дөнья сугышында булган барлык 650 мең кешене искә алды.
XS
SM
MD
LG