Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зубаревич: Татарстанга федераль үзәктән акчалар күбрәк бирелә


Бу көннәрдә Петербурда узган “Икътисад һәм институтлар” җыенында Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич төбәкләрдәге икътисад сәясәте мәсьәләсен күтәрде. Аның фикеренчә, үсеш алган төбәкләр арасыннан Татарстанга федераль үзәктән күбрәк акча бирелә.

Әлбәттә, Татарстанда чыгарылган нефть салымының Мәскәүгә китә баруын социаль сәясәт бәйсез институты оешмасы төбәк программалар җитәкчесе Наталья Зубаревич аңлый. Һәм моны Русия хакимияте федераль канун нигезендә эшли дип белдерә. Аның әйтүенчә, Татарстанга бу өлкәдә бер дә зарланасы түгел, чөнки аңа федераль үзәктән һәрвакыт акчалар күбрәк бирелә.

“Татарстанга киредән бик күп акчалар кайта. Казанның 1000 еллыгыннан соң да төрле адреслы програмнар нигезендә шактый акчалар бирелде. Бары соңгы елны гына бераз азрак түли башладылар. Әмма кризис сәбәпле, барыбер өстәделәр. Татарстан федераль казнадан бик күп акчаны кире ала”, ди ул.

Чыннан да Татарстанга төрле програмнар нигезендә акчалар бирелә-бирелүен. Әмма икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко сүзләренчә, республикага Мәскәүгә җибәргән акчаны киредән теләнеп диярлек алырга туры килә. Ә төрле максатчан програмнар, фондлар аркылы акча алуга Татарстан зур тырышлык куйганга гына ирешә ди ул.

Хоменко фикеренчә, бу бюджетара мөнәсәбәтләрнең дөрес төзелмәвеннән килә.

“Көнбатышның кайбер илләрендә барлык салымның 50% алып 80% кадәр үзләрендә кала. Ул бездәге кебек анда-монда күчеп йөрми. Мисал өчен Швейцариядә 80% салым илдә саклана. Бу инде төбәктә салым базасын булдыру ихтыяҗын арттыра”, ди ул.
XS
SM
MD
LG