Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” халыкның моң-зарын тыңлый


Илдар Халиков һәм Фәрит Мөхәммәтшин
Илдар Халиков һәм Фәрит Мөхәммәтшин

Чаллыга “Бердәм Русия” фиркасе төбәк бүлегенең сәяси шура сәркатибе, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул Чаллы хакиме Илдар Халиков, төрле дәрәҗәдәге депутатлар белән проблемнары булган Чаллы кешеләрен кабул итте. Сөйләшү барышында “Бердәм Русия” хәл итмәслек мәсьәләләр булуы да ачыкланды.

Мөхәммәтшинга сорау бирергә язылган 237 кешенең 55 генә очрашуга чакырыла. Шушы 55 кешенең иллегә якынын депутатлар, Чаллы хакимияте кешеләре кабул итә. Халык “Бердәм Русия” фиркасенә нинди гозерләр белән килде? Кайсын фатир мәсьәләсе борчый, кайсылары керткән пай акчаларын юллый, кемнәрдер коммуналь түләүләрдән риза түгел.

Ә менә сугыш ветераны Мисбах Гыймалетдинов “Дөньяда иң кечкенә мәчет төзүче” исемен алган кеше. Ул бу мәчетне теркәтә алмый, аннан музей ясый. Хәзер музей өчен дә җирне рәсмиләштерү мөмкин түгел икән. Мәсьәләне хәл итү өчен Мисбах бабай Фәрит Мөхәммәтшин янына килгән. Мисбах бабай гозере белән Фәрит Мөхәммәтшинга керә алмады. Аны депутат бүлмәсенә җибәрәләр. Ә менә 4 бала анасы Луиза Хәлиуллина "Бердәм Русия" фиркасе сәркатибенә гаилә кыенлыклары хакында җиткерә һәм җавап та ала.

“Ирем дә, үзем дә КамАЗда эшлибез. Монда ипотекага исәпкә куюны туктаттылар. 6 кеше ике коммуналь бүлмәдә яшибез. Фәрит Мөхәммәтшин бер кызымны хакимияткә эшкә урнаштырырга вәгъдә бирде. Кызым эшләп 6 ай узгач, социаль ипотекага баса ала. Ипотеканы түләве кыен булыр, ләкин башка чара юк”, ди Хәлиуллина.

Халык белән очрашудан соң Фәрит Мөхәммәтшин һәм Илдар Халиков сөйләшү нәтиҗәләре хакында журналистларга да җиткерделәр.

Мисбах Гыймалетдинов
“Фиркабезнең җитәкчесе буларак, Владимир Путинның күп кенә шәһәрләрдә кабул итү бүлмәләре бар. Ләкин Чаллы “моношәһәр” статусында һәм андый урын юк. Булдырырга ният бар. Әлегә менә шулай ай саен килеп, халык белән очрашу оештырабыз. Менә минем, Чаллы башлыгының кабул итүен белеп, 237 кеше язылган. Мәсьәләләрен өйрәнеп, ярдәм итәргә тырышабыз”, ди Мөхәммәтшин.

“Бердәм Русия” фиркасенең җирле бүлеге өчен хәл итмәслек мәсьәләләр дә бар. Мөхәммәтшин аларның булуын таныды. Чаллының Орловка бистәсендәге йортларда әлегә кадәр утын ягалар икән. Алар заманында газлаштыру программасына кертелмәгән булганнар. “Бу бистәгә ярдәм итәсе килә”, диде Мөхәммәтшин.

Моннан 5 ел элек “Җәүдәт” ширкәте җитәкчесе Дания Гыйльманова булачак фатирлар өчен кешеләрдән акча җыя. Хәзер бу кешеләргә фатир да юк, акча да юк. Җитәкче үзе төрмәдә. Шушы төзелешне дәвам итүче Сабиров, төзелмәгән йортны Самар ширкәтенә сата. 70тән артык кеше хәзер шушы алыш-бирешне юкка чыгарып, фатирларны төзеп бетерүне таләп итә. Бу хакта Мөхәммәтшинга да билгеле булды һәм бу эшне ул шәхси күзәтүгә алуын әйтте.

“Чаллыдагы авырлыклардан кемнәрнеңдер алыш-биреш ясавын теләмибез. Шуңа без ачыктан-ачык халыкка чыгабыз. Чаллының киләчәге, Тольятти кебек моношәһәрләр белән чагыштырганда өметлерәк”, диде “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG