Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше үтергән милиционер гомерлек төрмә җәзасын алды


Евсюков кибеттә атып йөри
Евсюков кибеттә атып йөри

Мәскәү кибетендә ут ачып ике кешене үтергән милиция хезмәткәре Денис Евсюков гомерлек төрмәгә хөкем ителде. Бер көн элек Русия президенты Дмитрий Медведев эчке эшләр министрлыгында җитди үзгәрешләр турында игълан иткән иде.

Җомга көнне Мәскәүнең шәһәр мәхкәмәсе милиция майоры Денис Евсюковка гомерлек төрмә җәзасы бирү карары чыгарды. Узган елның апрелендә Мәскәү кибетендә ут ачып ул ике кешене үтерде, тагын җидесен җәрәхәтләгән иде. Евсюков аңа белдерелгән бар гаепләүләрдә дә гаепле дип табылды.

Прокорур Амалия Устаева аңа гомерлек төрмә җәзасы соравын болай аңлатты: “Без аңа гомерлек төрмә бирергә сорадык. Чөнки максат – җинаятьчегә җәза бирү генә түгел, мөмкин дәрәҗәдә социаль гаделлекне дә кайтару.”

Зыян күргән якның адвокаты Игорь Трунов карар белән канәгать калуын әйтте, ләкин моннан тыш корбаннарга акчалата компенсация дә таләп итәчәген белдерде: “Без бу карар белән канәгать, шикаять итмәячәкбез. Ләкин бер сорау кала – зыянны каплау мәсьәләсе. Без Европа мәхкәмәсенә шикаять иттек. Дәүләт үзенең чиновниклары гамәлләре өчен матди җавап тотарга тиеш, дип саныйбыз. Чөнки зыян күрүчеләр әле дә дәвалауга мохтаҗ.”

27 апрель көнне майор Евсюков милиция киемендә Мәскәүнең көньягында бер кибеткә кереп ут ачкан. Касса артында утырган бер ханымның битенә атып үтергән. Моңа кадәр үзе утырып килгән такси йөртүчесен үтергән.

Русиянең мәгълүмат чаралары язуынча, кулга алынгач ул “автомат булса күңеллерәк булыр иде” дигән. Соңнан кылганына үкенеч белдергән, үз акылында булмавы белән аңлаткан. Кайбер хәбәрләргә караганда моның алдыннан ул хатыны белән талашкан булган.

Бу вакыйга Русиядә болай да абруйсыз, коррупция баткан милициягә карата нәфрәт хисләрен көчәйтте. Евсюковның кибеттә атып йөрү күренешләре телевидениедә кат-кат күрсәтелде. Җәмгыятьтә милицине үзгәртеп кору таләбе киң яңгыраш тапты.

Милицияне үзгәртеп кору

Атнакич көнне Русия президенты Дмитрий Медведев милициядә кайбер үзгәрешләр турында игълан итте. Министр Рәшит Нургалиев әлегә урынында калды. Ләкин аның ике урынбасары һәм тагын 16 югары түрә эшеннән алынды. Моннан тыш министрлыкның баш идарәсе ике тапкыр киметелә. 2012 елга милиция хезмәткәрләре саны 20%ка киметелә, милициягә эшкә алу шартлары үзгәртелә.

Медведев шулай ук, министрлыкның кайбер вазифалардан азат ителәчәген әйтте. Мисал өчен, чит ил ватандашларын илдән чыгару, машиналарның техник халәтен тикшерү, исерек кешеләрне айныту йортларына озату кебек вазифалардан.

Кайбер белгечләр бу аерым чараларга уңай караса да, милиция реформасының гомум стратегиясе булмавына канәгатьсезлек белдерә. “Реформаларның анык концепциясе юк дигән борчулар барыбер көчендә калды” - ди хокук яклаучы Наталья Таубина.

Медведев хөкүмәткә милициядә реформалар турындагы канун өлгесен әзерләп, 1 декабрьгә аны парламентка тапшырырга кушты. Министр Нургалиевка коррупциягә каршы көрәш планын әзерләү өчен 1 ай вакыт бирелде.

Евсюков очрагыннан тыш, соңгы вакытта Русиядә милиция белән бәйле тагын берничә шау-шу булды. Новороссийский шәһәрендә милиция майоры Алексей Дымовский милициядә коррупция гамәлләре турында видео төшереп аны интернетка урнаштырды. Бу вакыйга Русиядә зур гауга куптарды. Дымовский башта эшеннән алынды, соңнан хәрәмләшү һәм вазыйфа арттыруда гаепләнеп, кулга алынды.

Милиция хезмәткәрләренең һөнәрчеләр берлеге башлыгы Михаил Пашкин сүзләренчә, милициянең гади хезмәткәрләре югары түрәләрнең даими басымы астында еш кына канунсыз фәрманнар үтәргә мәҗбүр. “Хакимият милицияне үзенә буйсындырырга тели. Халыкка исә аның канунга буйсынуы кирәк. Менә анысы, кызганычка каршы, юк” - ди ул.
XS
SM
MD
LG