Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коррупция: хокук саклаучылар үзләре ала


Русия президенты Дмитрий Медведев Пермьдә 120дән артык кешенең гомерен өзгән янгын фаҗигасе өчен гаеплеләрне “җавапсыз кабахәтләр” дип атады һәм аларга иң кырыс җәза бирергә чакырды.

Кайбер мәгълүматларга караганда, бу фаҗигагә китергән төп сәбәпләренең берсе коррупция булган. Янгын чыккан төнге клуб җитәкчеләре еллар буе ришвәтләр түләп, янгыннан саклану таләпләрен үтәми килгән. Тикшерүчеләр моңа күз йомган, клубны япмаганнар.

Русия рәсмиләре еш кына коррупциягә каршы көрәш турында сүз куертырга ярата. Русиялеләрнең күбесе коррупциянең башында хокук саклаучылар үзләре тора дип саный.

Өстән аска

Евгений Ткачук Мәскәүдәге бер кечкенә сәүдә ширкәте мөдире. Эш сәфәренә киткәч, милиция аның фатирына килеп тентү үткәргән.

Эшкуарны хәрәмләшүдә гаепләгәннәр. Үзе әйтүенчә, гаепләүләр уйдырма булган. Чын сәбәп – аннан акча даулаганнар, ул түләүдән баш тарткан.

Тикшерү эшләре өч ел барган. Мәхкәмә яклау карары чыгарган. Ләкин Ткачук эшен югалткан, бурычка баткан. Тикшерүчеләрдән аңлатма сорагач, алар “без һәрвакыт халкы” дигән җавап кайтарган.

“Русиядә торгызылган вертикаль баганасы өстән алып аска кадәр бар нәрсәне контроль итә. – ди Евгений. – Астагылар өстәгеләр аларны һәрвакыт яклап чыгачагын белә.”

$300 миллиард

Русиядә бу киң таралган караш: хокук саклаучыларның төп шөгыле җинаятькә каршы көрәшү түгел, ә вазифадан файдаланып үзләренә мал туплау.

Кирилл Кабанов
Машина йөртүчеләр юл милициясенә ришвәт бирә, эшкуарлар төрле инспекторларга кәсепләрен япмасыннар өчен акча төртә. Рәсми саннарга караганда гына да, Русиядә елына 300 миллиард доллар күләмендә ришвәт бирелә.

Кирилл Кабанов – элекке иминлек хезмәте офицеры, хәзер “Коррупциягә каршы комитет” дип аталган хосусый төркем башлыгы. Русиядә иң бай кешеләр бюрократлар, ди ул.

“Сезне рәсми урынга билгелиләр. Дәрәҗә, вазыйфа бирәләр, ләкин бар эшегез акча җыю. – ди Кабанов. – Русиядә иң купшы машиналар һәм йортлар бюрократларда. Моннан тыш аларда кагылгысызлык хисе бар.”

Сугышка тиң

Бу хәл милициягә дә кагыла. Үзләренең эшен күрсәтү өчен алар еш кына уйдырма эшләр уйлап чыгара, гаепсез кешеләрне хөкем итә. Узган айда милиция майоры Алексей Дымовский шушы хәлләрне интернетта фаш итеп, шау-шу тудырган иде. Майор эшеннән алынды, аның үзенә эш ачтылар.

Кабанов эшенә пистолет алып йөри. Коррупциягә каршы көрәш сугышка тиң, ди ул. Ләкин бу көрәштә әллә ни югары менеп булмый, билгеле бер чиктән соң “дәүләт мәнфәгатьләре” башлана.

Күптән түгел кабул ителгән экстремизмга каршы канун да алар сагында тора, - ди Кабанов. – Хәзер бюрократны карак дип атасаң, шундук экстремистка әйләнүең бар.

Ябык систем

Коррупция чире Русиянең мәхкәмә системына да үтеп кергән, ди белгечләр. Элекке өлкән тикшерүче Владимир Волков сүзләренчә, Путин хакимияткә килгәннән соң, үзенә тугры булмаган прокурорларны чүпләп бетергән.

Владимир Волков
Бу системга хәзер башка фикерле кеше керә алмый, ди ул. Керер өчен түләргә кирәк. Волков сүзләренчә, аның бер иптәше керемле таможня хезмәтенә урнашкач, аннан урынын саклап калу өчен 200 мең доллар сораганнар. Түли алмаганын әйткәч, аны эшеннән алганнар.

Узган җәйдә бер милиция хезмәткәре Мәскәү кибетендә ут ачып өч кешене атып үтергәннән соң, президент Медведев Мәскәү милициясе башлыгын урыныннан алды. Пермьдә дә урыннан алулар башланган. Ләкин белгечләр әйтүенчә, еш кына бу урыннан алулар тәнкыйди карашта торганнардан арынуга кайтып кала.

Кабанов сүзләренчә, соңгы берничә елда коррупциягә бәйле рәвештә бер югары рәсми дә урыныннан алынмаган. Алар инде бернәрсәдән дә курыкмый, һәрнәрсәне акча һәм ышанычлы кешеләр ярдәмендә хәл итеп була дип, көч белән контроль ителгән ябык системда яши.

Нәтиҗәдә Русия бюрократлары, дөнья финанс кризисына карамастан, чит илләрдә милекләр, яхталар сатып ала, Русиянең үзендә профессионал дәрәҗә, абруй дигәннең эзе дә калмады, ди Кабанов.
XS
SM
MD
LG